Казан өчен узган бик җаваплы булды: Татарстан Республикасы башкаласына Ил башлыгы Дмитрий Медведев килде. Ул күптән түгел ачылган Ишү каналының беренче ярышларында, Россия Президенты бүләгенә ат чабышында, Сабантуй бәйрәмендә һәм «Тынычлыкның яратылышы» фестивалендә булды. Татарстан башкаласында Дмитрий Медведев шулай ук Президент карамагындагы Спорт советы утырышын үткәрде. Мэриянең бу көннәрдә эшләү нәтиҗәләре хакында «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә Илсур Метшин хәбәр итте.
«Әлеге чараларның һәрберсе шактый оештыру мәсьәләләрен хәл итүне таләп итә, ә безгә аларны берләштерергә туры килде. Без озак итеп әзерләндек һәм зур эш эшләдек, шуның аркасында Ил башлыгыннан югары бәя алдык», — дип белдерде Илсур Метшин.
Казанның Эчке эшләр идарәсе башлыгы Рөстәм Кадыйров барлык структураларның көчәйтелгән әзерлеге аркасында ТР башкаласында ял көннәре җитди хокук бозуларсыз узуын билгеләде. «Башлкангыч әзерлекне без ярты ел дәвамында алып бардык. Соңгы айда хокук тәртибен тәэмин итүнең барлык чаралары көчәйтелде, шуңа бәйле бәйрәмнәр вакытында хокук бозуларга юл куелмады», — диде ул.
Казанның Эчке эшләр идарәсе мәгълүматларына караганда, бәйрәмнәрдә 350 меңнән артык кеше катнашты — шуларның күбесе Сабантуйның үзәк мәйданында һәм «Тынычлыкның яратылышы» фестивалендә булган. Халык күпләп җыелган урыннарда тәртипне 7,5 мең полиция хезмәткәре тәэмин итте.
Илсур Метшин билгеләп узганча, бәйрәмнәр алдыннан шәһәрне төзекләндерү, шулай ук бәйрәмнәрдән соң чүп-чарны җыештыру буенча гаҗәп зур эш эшләнде. «Сабантуйның барлык мәйданнарыннан һәм Меңъеллык мәйданындагы чүпчар җыелган. Калган эшне бүген башкарабыз», — диде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, дип хәбәр итә kzn.ru
«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәмнәрне оештыруда катнашучыларга зур рәхмәтен юллый. Әлбәттә, уңайсызлыкларсыз да булмады. Уңайсызлыклар өчен казанлылардан гафу үтенәм, ләкин бу уңайсызлыклар вакытлыча гына булды, моны аңларга кирәк. Шәһәребезгә ил башлыгы һәр көн килми бит», — дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы И.Метшин.