Быел Казанда Бөтенроссия дини китаплар күргәзмә-ярминкәсе узганы сизелмәде дә кебек. Әллә бу көннәрдә Россия күләмендә мөселманнарны җыйган дини чаралар бөтен игътибарны үзләренә алды.
Гадәттәгечә, быел да ярминкә үз урынында — башкалабызың тарихи мәчете Мәрҗани ишегалдындагы шатырда Казан мөхтәсибәте тарафыннан оештырылды. Вакытлыча корылган дини басмалар «мәгарәсе»нә килеп керүгә үк , китап караучылардан-алучылардан бигрәк, бер-бер артлы тезелеп киткән нәшрият исемнәре шәйләнде: « Рамазан», «Ансар», «Нур», «Новый свет», «Умма», «Мәрҗани», «Мир», «Харун Яхъя», «Фәния апа» һәм башкалар ...
Кайберләре янында тукталыш ясый-ясый күргәзмә-ярминкә белән танышып чыктым.
Сатучылар бар, авторлар — юк
Күпләребезгә дин һәм медицина темасын колачлаган китаплары аша таныш Алабуга җәмигъ мәчете мөгаллимәсе Галимә Харисова үзенең яңа китабына автограф куеп торган вакытка туры килдем. Аның кул куйганын көтеп торучы Башкортстан дин әһелләре: «Сезнең барлык китапларыгыз аша уздык», -дип рәхмәт сүзләрен әйттеп киттеләр. Быелгы күргәзмәгә Галимә апа зур күчтәнәч белән килгән . «Өммәтебез Корәнне аңлап укырга җитеште. Менә шуңа «Коръннең мәгънәсен аңлыйбыз» дигән китап алып килдем. 17 елллык хезмәтемнең җимеше ул, Аллаһ риза булсын. Мәчеттә имамнар, мәдрәсә директорлары рәхсәт бирделәр, укытучыларымның, укучыларымның киңәшләрен тотып шушы хезмәтне башкарып чыктым. Русчасын бастырдым. Татарчасын икенче күргәзмәгә алып килермен, Алла боерса», -дип үзенең яңа табадан төшкән «Читаем Коран с пониманием смысла» китабы белән таныштырды. Шул ук вакытта күргәзмә-ярминкә турындагы фикерләре белән уртаклашты: «Монда килү — бер бәйрәм. Китапларымны укучылар белән очрашам, аларның рәхмәт сүзләре миңа илхам бирә. Шундый бер теләгем дә бар — биредә язучы кеше юк. Сатучылар гына утыра. Авторлар чыксын, үз китаплары турында сөйләп — аңлатып тәкъдим итсәләр тагын да яхшырак булыр иде. Чөнки кешегә ирештерергә кирәк. Китабыңны тарату өчен халыкка чыгарга кирәк».
Коръән телен өйрәним дисәң...
Россия ислам университеты мөгаллимәсе Айгөл Антонова фикеренчә: «Кешеләр мондый чаралар аша ислам белән таныша. Шулай ук теләгәннәргә гарәп телен үзләштерү өчен чыганаклар табып була». Сүзләрен ул алдындагы китапларны исәпкә алып әйтте. РИУның филология һәм чит телләр өйрәнү кафедрасы әсбаплары нәкъ менә гарәп телен өйрәнүчеләргә аталган. Алар рәсми рәвештә барлык уку йортларында файдаланырга рөхсәт ителгән кулланмалар. «Биредә университетның бөтен китаплары да чыгарылмады. Нигездә бары телгә кагылышлы әсбаплар куелды. Дәреслекләргә килгәндә, аларны безнең педагоглар әзерләде», — диде ул. Моннан тыш алга таба да кафедра тарафыннан яңа дәреслекләр әзерләнүе хакында сөйләде. Гарәп теле диалектларына кагылышлы хезмәтләр язу ниятләре бар икән. Гарәп теле рәсми рәвештә 22 илдә дәүләт теле булып санала. Шуңа күрә диалектлары күп төрле. Әлбәттә, гарәп телен үзләштерүчеләргә боларны белү бик тә кирәк.
Кафедраның гарәп теленә кагылышлы барлык дәреслекләре русча. Тәкъдим ителгән дәреслекләр арасында шактый саллы гарәпчә-русча, русча-гарәпчә сүзлекләр игътибарны җәлеп итте. Бәлки әле киләсе елларда шундый ук калын-калын татарча-гарәпчә сүзлекләр дә күрергә насыйп булыр, дип яза интертат.ру
Нәшриятларга кризис каты сукты...
Мөселманнар өчен таныш «Грани» фәнни-популяр журнал быел басма рәвештә чыкмый башлады. Бу хәлне күргәзмә-ярминкәдә «Новый свет» нәшриятының коммерция директоры Таһир Кәлимуллин: «Узган кризис бик нык кыен хәлгә куйды. Басма продукт җитештерү керемле бизнес түгел. Нәшриятчыларга кризис бигрәк тә йогынты ясады. Журнал басылмый башлады, әмма аны сайттан укырга мөмкин», — дип аңлатты.
Мәскәү нәшрияты «Новый свет» күргәзмә-ярминкәдә һәр ел катнаша. Быел да алар төрекчәдән русчага тәрҗемә ителгән дини басмаларны алып килгәннәр иде. «Безнең барлык китаплар тикшерелгән. Башта үзебез редакциялибез, аннары Диния нәзарәте тикшерә», — диде Таһир Кәлимуллин китаплары хакында сөйләгәндә. «Мәскәү һәм Казан укучылары арасында аерма сизеләме?» — дип сорауга: «Юк. Казанда күбрәк татарча китаплар сорыйлар. Шул бер үк авторлар, китаплар белән кызыксыналар», — дип җавап бирде. Ә күргәзмә-ярминкәдә халыкның азлыгын реклама җитмәүдән дип саный. «Кеше кимегән, реклама күбрәк булсын. Нәшриятларга да мәгълүматлар барып җитмәгәндер. Укучыларга сайлап алу өчен зуррак мөмкинлек тудырырга кирәк», — диде.
Китаплар янында фильмнар сатыла
Китаплардан тыш күргәзмә-ярминкәдә күп сандагы видеоязмалар урын алган иде. Коръән сүрәләре, вәгазьләр яздырылганнары белән беррәттән, нәфис фильмнарга тап булдым. «Хикмәтләр дөньясы» дип аталучы дисклар җыентыгы «Тукай» иҗат йорты һәм Нурания Җамали җитәкчелегендәге дубляж студиясе көче белән чыгарылган. Нәфис фильмнарда чынбарлыктагы тормыш вакыйгалары сурәтләнә. Күтәрелгән проблемалар Аллаһ ярдәме һәм хикмәтләре белән чишелеш таба. Нәфис фильмнарны төрекчәдән татарчага Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фатыйх Котлы тәрҗемә иткән. Дискларны тәкъдим итеп торучы Ренат Миргаязов сүзләренә караганда, фильмнардагы проблемалар Россиядә яшәүче кешеләрең хәлләренә аваздаш. «Дискларны караганда күзгә яшьләр килә. Кайбер чакта гаделлек юк дибез. Аны Аллаһы Тәгалә үзе кайтара торгандыр. Фильмнарда ничек хикмәтле юллар белән гаделлек әйләнеп кайтуы күрсәтелә һәм дини-әхлакый күзлектән бу хәлләргә йомгак ясала», -диде ул.
Әлбәттә, узган ел белән чагыштырганда ярминкәнең бераз сүлпәнлеге сизелде, бу хәл халыкның азлыгыгына бәйле иде. Ә бит югыйсә, берьюлы дини эчтәлектәге, шулай ук Ислам тарихына, гарәп телләренә кагылышлы йөзләгән исемдәге басмалар, видеоязмалар тәкъдим ителүче бу чара башкалабызда елга бер генә тапкыр була. Һәм анда шәһәр кибетләренә караганда китапларны очсызрак бәягә табарга мөмкин. Шул ук вакытта ярминкә-күргәзмә бары тик тыелмаган һәм җәмгыятькә янамаган китапларны гына тәкъдим итә.
Кеше аз килүгә карап, дини китапларга ихтыяҗ юк дигән ялгыш нәтиҗә ясарга кирәкми. Әйтик, инде күп еллар буе бу өлкәдә эшләүче Фәния апа: «Халыкны китап укымый димәсеннәр. Кайбер китаплар йөзәр мең тираж белән тарала», -ди. Галимә апа да китаплары сатылмый, таралмый дип зарланмый.
Димәк, кайбер катнашучылар фикерен куатләп, чарага быел дини нәшриятларне, укучыларны күбрәк җәлеп итәрдәй реклам җитеп бетмәвен генә танырга кирәк.