18 яшьлек егет Санкт-Петербург мәчетеннән Коръән урлап чыккан. Әлеге хәл кичке намаздан соң булган. Коръән югалганын күрүгә мәчет хезмәткәрләре тәртип саклаучыларны чакырганнар.
Санкт-Петербург полиция хезмәткәрләре шик уяткан егетне урамда тоткарлыйлар һәм күн тышлы изге китапны табып алалар. Караклыкта тотылган егет тумышы белән Таҗикстаннан, Екатеринбургта вакытлыча пропискага кергән һәм беркайда да әлегә вакытта эшләми. Күрәсең, бик матур һәм кыйммәтле күренгән Коръәнне ул сатарга уйлаган, дип яза piter-today.ru — Санкт-Петербург порталы. Тик ул 500-600 сум тирәсе генә тора.
Хәзер сүз җинаять эше кузгату-кузгатмау турында бара, дип яза intertat.ru