Оренбур төбәгенең Абдулино шәһәрендә мәчет төзү өчен акча җыю максатыннан мара

Оренбур төбәгенең Абдулино шәһәрендә мәчет төзү өчен акча җыю максатыннан марафон үткәрелде. Марафон вакытында 1 миллион 800 сумнан артык акча җыелды.Әлеге

БӘЙЛЕ
2011 Июн 27

Оренбур төбәгенең Абдулино шәһәрендә мәчет төзү өчен акча җыю максатыннан марафон үткәрелде. Марафон вакытында 1 миллион 800 сумнан артык акча җыелды.Әлеге акчалар шәһәрдә биш ел элек төзелеше туктатылган мәчетне тергезү өчен тотылачак.

Акча җыя торган тартмага беренче өлешне бала салды. Мурат бу тиеннәрне мәчет төзелеше өчен дип бик озак җыя. Бабасы Гамир Әфлитунов белән алар үз өлешләрен кертте. Малайга башка балалар да кушылды. Шулай итеп, мәчет төзү өчен үткәрелгән марафонны балалар ачып җибәрде.

Кемдер пенсия акчасын бирде, кемдер 250 мең салды, якташларыннан читтә яшәүчеләр дә калышмады. Марафонда катнашучы Абдулино районының алты татар авылыннан килгән үзешчән сәнгать коллективлары да үз өлешләрен кертте. Әлеге районда, башка халыклар белән чагыштырганда, сан ягыннан татарлар иң күбе — алар 31%ны тәшкил итә.

Советлар чорында Абдулино мөселманнары мәчетсез яшәде. 90нчы елларда гына шәһәр хакимияте мәчет өчен дип балалар бакчасы бинасын бирә. Үз көчләре белән мөселманнар төзекләндерү эшләренә тотына, берничә елдан соң төрле яшьтәгеләр өчен дини укулар ачыла, намазлар укыла. Тик бу бина мәчет таләпләренә туры килми.

Абдулино шәһәре мәчете имамы Алмаз хәзрәт Кашапов бу хакта түбәндәгеләрне сөйләде: «Мәчетнең михрабы юк, бинаның күп шартлары мәчеткә туры килми».

Әлеге марафонда Оренбур өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Габделбарый хәзрәт Хәйруллин да катнашты. «Мәчетләр күп төзелә. Ләкин өлкәдә марафон беренче тапкыр үтә», диде ул.

Әлеге эшне Абдулино шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте шәһәр хакимияте белән берлектә башлап җибәрде, дип яза azatliq.org

«Һәрбер эшне башлар өчен акча кирәк. Марафонда 1 миллион 800 сумнан артык акча җыелды», дип сөйләде Абдулино шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илгизәр Зарипов.

Биш ел элек төзелеше тукталган мәчет мәсьәләсе яңа сулыш алды: проекты бар, эшне башлау өчен матди чыгымнар җыелды, инде диварлар төзелешенә кирәк-яраклар да алынган, көзгә кадәр мәчетнең түбәсен дә капларга уйлыйлар.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе