Борынгы Болгар өчен Коръән басмасы әзерләнә

ТРның тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фонды заказы буенча Италиянең Триест шәһәрендә «REVERRA LTD» компаниясе тарафыннан Коръән басмасы

БӘЙЛЕ
2011 Июн 27

ТРның тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фонды заказы буенча Италиянең Триест шәһәрендә «REVERRA LTD» компаниясе тарафыннан Коръән басмасы әзерләнә башлады. Фондтан килгән рәсми хәбәргә караганда, ул Болгардагы җәүһәрләрнең берсе булачак һәм 922 елда Идел буе Болгарстаны тарафыннан исламны рәсми рәвештә кабул итү хөрмәтенә куелган Истәлек билгесенең төп залында урын алачак.

Дөньядагы иң зур — авырлыгы 100 килограммнан арткан Коръән басмасын кыйммәтле металлардан эшләү һәм аны Болгарда урнаштыру идеясе белән 2010 елның августында ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев чыккан иде. Проектның авторы һәм тормышка ашыручысы — «АКИБАНК» ачык акционерлык җәмгыятенең идарә рәисе Илдар Галәветдинов.

«REVERRA LTD» компаниясе директоры Неджан Братасевич хәбәр иткәнчә, Коръән басмасының макеты эшләнгән, июль ахырында бу басманың аерым-аерым битләре әзер булып, август аенда ул тулсынча җыела башлаячак.

Коръәннең Болгар басмасы 632 биттән тора, гомуми авырлыгы — 130 кг., бер бите 250 гр. тора. Монда әлеге басманың тиредән тегелгән тышлыгын, ефәктән ясалган тагын бер кат тышлыгын, кыйммәтле металлар һәм ташлар белән бизәлүен билгеләп үтәргә кирәк.

922 елда Идел буе Болгарстаны тарафыннан исламны рәсми рәвештә кабул итү хөрмәтенә куелган Истәлек билгесе төзелеше 2011 елның дүртенче кварталында тәмамлануын исәпкә алганда, Болгар җирендә Коръәннең әлеге басмасын киләсе елның гыйнвареннан да иртәрәк күреп булмастыр.

Контракт нигезендә, заказны Италиядән Татарстанга кайтару һәм бәрелү-сугылулардан саклау өчен, махсус тартма һәм башка җиһазлар эшләнәчәк.

Билгеле булганча, 922 елда Идел буе Болгарстаны тарафыннан исламны дәүләт дине буларак кабул итү хөрмәтенә куелган Истәлек билгесе бина рәвешендә, тышкы яктан мәчетне хәтерләтәчәк. Аның беренче катында үзәктә Коръәннең махсус басмасы урнаштырылачак. Бу бинаның цоколь катында 400 урынга исәпләнгән музей-күргәзмәләр комплексы эшләячәк.

Трансформер залда күргәзмәләр, конференцияләр, очрашулар узачак. Күргәзмз экспозициясе заманча мультимедияле технологияләрне һәм артефактларны чагылыдырачак. Бу комплекста зур мәгърифәтчелек эшчәнелеген алып барырга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә «Татар-Информ».


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе