Кичә Россия сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Росздравнадзор) ТР буенча идарәсе карамагындагы пациентларны яклау буенча Җәмәгать советының төбәк бүлеге белән ТР мәҗбүри медицина иминиятләштерү фондының уртак утырышы булды. 2010 елның 29 ноябренда кабул ителгән «Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминиятләштерү турында»гы 326 нчы Федераль законны гамәлгә ашырганда пациентларның хокукларын яклау темасына барган сөйләшүгә идарә башлыгы Рөстәм Сафиуллин рәислек итте.
Медицина иминиятләштерү компаниясе пациентка бушлай медицина ярдәме күрсәтү, медицина ярдәмен сыйфат ягыннан тәэмин итү сагында тора. Пациент, медицина ярдәменең сыйфатына канәгать булмаса, үзенең иминиятләштерү компаниясенә мөрәҗәгать итеп, экспертиза үткәрттерә ала һәм ул экспертиза документлар буенча гына түгел, пациентның үзе катнашында да булырга мөмкин. Сәламәтлек саклау учреждениесе сыйфатсыз хезмәт күрсәткән икән, димәк, финанс яктан аңа санкция салына яки ул учреждение пациентның сарыф иткән акчасын кире кайтарырга тиеш була. 326 нчы Федераль закон пациентка үзен якларга яңа мөмкинлекләр бирә, шул исәптән суд тәртибендә дә. Дәүләт гарантияләре программасында бушлай күрсәтелергә тиешле хезмәт өчен түләүле нигездә медицина ярдәме күрсәтелә икән, иминиятләштерү компаниясе шушы акчаны, пациент мөрәҗәгать иткәч, аңа кире кайтарттыра ала — элек бу мөмкинлек юк иде, гомумән, иминиятләштерү компаниясенә медицина ярдәменең сыйфатын контрольда тотарга хокуклы, медицина учреждениесенең гаебе таныла икән, аңа карата штраф санкциясе кулланырга, авыруга компенсация түләттерелергә мөмкин, шулай ук табибны, иминиятләштерү компаниясен сайлап алу хокукы пациентында теркәлгән, дип аңлатты Россия сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Шәйхетдинова (фотода). Ләкин аннан соң утырышта «Мәҗбүри иминиятләштерү өлкәсендә иминиятләштерелгәннәрне тәэмин итү һәм хокукларын яклау буенча инновацияләр» темасына чыгыш ясаган Мәҗбүри медицина иминиятләштерү фонды башкаручы директоры урынбасары Марина Мөхәммәтҗанова, бушлай күрсәтелергә тиешле хезмәт өчен түләүле нигездә медицина ярдәме күрсәтелгән акчаны пациентка кем кайтарырга тиешлеге законда каралмаган, диде.
Аның сүзләренчә, былтыр медицина-икътисади экспертизасы нәтиҗәләре буенча медицина оешмаларыннан тотып калынган сумма 16,2 млн. сум тәшкил иткән, сыйфат экспертизасы нәтиҗәләре буенча тотып калынган сумма 2008-2010 елларда 2 тапкырга кимегән һәм 6,2 млн. сум булган. Фондка һәм медицина учреждениеләре судка кадәр 862 шикаятьне карап хәл иткән, 180 мең сум тирәсе күләмдә зыян кире кайтарылган. Судта исә 26 гариза булып, 13е канәгатьләндерелгән һәм кайтарылган зыян 234 мең сумлап исәпләнә, дип яза tatar-inform.ru Территориаль фонд счет-реестрларда алдап түләүле хезмәтләр теркәү-язуларга каршы көрәшәчәк, тариф комиссиясенең алдагы утырышында бердәм штраф кертү мәсьәләсе тәкъдим ителәчәк, мәсәлән, күрсәтелмәгән медицина хезмәте өчен акча түләтелүнең һәр очрагына 30 мең сум штраф салыначак. Фондка, медицина иминиятләштерү оешмаларына килеп ирешкән шикаятьләрнең 80 проценты нигезле дип танылды, диде Марина Мөхәммәтҗанова. Аерым алганда, шушы шикаятьләрнең 33 проценты дәвалау-поликлиника учреждениесенең эш оештырылышына ризасызлык белдереп язылган булган, 24,6 проценты медицина хезмәте өчен мәҗбүри медицина иминиятләштерү программасы буенча акча түләттерелү, 19,5 проценты мәҗбүри медицина иминиятләштерү территориаль программасы буенча медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарту һ.б. буенча. Территориаль фонд, иминиятләштерелгән пациентларның шикаятьләре буенча мәсьәлә медицина учреждениесенең үзендә үк хәл ителсен өчен, мәҗбүри медицина иминиятләштерү өлкәсендә иминиятләштерелгән затларның хокукларын яклау совет оештыру һәм медицина оешмаларында иминиятләштерү вәкилләре хезмәте булдыру турында Министрлар Кабинетында мәсьәлә күтәрергә ниятләнә, диде Мәҗбүри медицина иминиятләштерү фонды вәкиле.