«Безгә тынычлык кирәк!»
Сугыш вакыйгалары бездән ерагайган саен ветераннар сафы да сирәгәя бара.
Саба районының Олыяз авылы мәдәният йортында да Бөек Ватан сугышы башланган көнне балалар һәм өлкәннәр белән очрашу узды. Очрашуны Пүкәл авылы китапханәчесе Лилия Әхмәтҗанова Бөек Ватан сугышы темасына китапларга күзәтү белән башлады. Аннан соң балалар мәдәният йорты каршындагы асфальтка «Безгә тынычлык кирәк!» темасына рәсем ясадылар. Булачак ил сакчылары- малайлар бик тырышып ак күгәрчен, чәчәкле болын, кояшлы күк йөзе, кызыл йолдызлы танк, самолетлар ясап үз теләкләрен белдерде. Катнашучыларга призлар бирелде.
Шаулый урман, гөрли болын,
Яфрак яра тал- тирәк.
Батыр булып үсү өчен,
Уйлар чынга ашсын өчен,
Безгә тынычлык кирәк!
Очрашуны Шәмәрдән лицее тарих укытучысы Галиуллина Энҗе дәвам итте. Ул балалар белән әңгәмә үткәрде, Саба районының Советлар Союзы геройлары, сугышта хәбәрсез югалганнарны табарга ярдәм итүче «Мемориал» исеме астындагы сайт белән дә таныштырды.
Кичә ахырында укучылар һәйкәл янында 1 минут тын тордылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.
«Безгә тынычлык кирәк!» исеме астында узган очрашу һәр катнашучы күңелендә матур истәлекләр калдырды.
« Без кырык беренче ел балалары…»
Моннан 70 ел элек бөтен илебез халкы изге сугышка — Бөек Ватан сугышына күтәрелә.
Әтиләре сугышка киткәндә яңа туган сабый бала булып, яисә әнисе карынында калган балалар — бүген инде 70 яшьлек әбиләр, бабайлар.
Саба районының Кече Шыңар авыл мәдәният йортында үткәрелгән кичәгә без шушы өлкән кешеләребезне чакырдык. Кичәне Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Р.Ф.Заһидуллин ачып җибәргәннән соң, концерт номерлары белән дәвам итте. Әби-бабайлар үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар, балаларга хәзерге тормышның кадерен белеп, сау-сәламәт булып, сугыш афәтләрен күрми үсүләрен теләделәр. Аларга чәчәк букетлары белән истәлек бүләкләре тапшырылды. Бөек Ватан сугышында һәлак булган әтиләрне, авылдашларны бер минутлык тынлык белән искә алып, обелиска чәчәкләр куйдылар.
Соңыннан бәйрәм түгәрәк өстәл артында дәвам итте. Мәктәп еллары, шул чордагы авырлыкларга карамастан уеннар уйнаганнары, күңелле чаклар да искә алынды.Өлкәннәр безгә олы рәхмәтләрен җиткереп, матур теләкләр әйтеп өйләренә таралыштылар, дип хәбәр итә Саба районының яңалыклар хезмәте.