Узган атна дәвамында Казанның ГХАТ бүлекләрендә 339 пар кавышкан. Иң яшь һәм олы кияүгә — 19 һәм 63 яшь, иң яшь һәм олы кәләшкә — 17 һәм 65 яшь.
Шул ук атна — 16-22 июнь көннәрендә — Казанның ГХАТ бүлекләрендә 350 сабый (176 малай һәм 174 кыз) тууы теркәлгән. Туган вакытта иң җиңел һәм авыр бала авырлыгы — 1550 һәм 4690 грамм. Иң яшь һәм олы анага — 16 һәм 42 яшь.
Бу атнада ата-аналар балаларына Тимур, Артур, Әмир, Дмитрий, Камил, Полина, Азалия, Анастасия, Зарина исемнәрен яратып кушкан. Бу атнаның сирәк исемнәре — Әкбәр, Севиль, Хәкимбарс, Латыйфә, Бэла, Станислава. kzn.ru