Россия Ислам университетында кичке бүлек ачыла

Быел Россия Ислам университетында кичке бүлек ачыла. Ул Ислам фәннәре факультеты базасында эшләячәк. Кичке бүлектә укып, «ислам дин әһеле» (имам-хатыйб, гарәп теле һәм

БӘЙЛЕ
2011 Июн 23

Быел Россия Ислам университетында кичке бүлек ачыла. Ул Ислам фәннәре факультеты базасында эшләячәк. Кичке бүлектә укып, «ислам дин әһеле» (имам-хатыйб, гарәп теле һәм шәригать фәннәре буенча укытучы квалификациясе бирелә).

Ректорның уку эшләре буенча урынбасары Марат Гыйльванов сүзләренә караганда, бүгенге көндә сыйфатлы дини белем алуга ихтыяҗ бар, әмма һәр кешенең дә көндезге бүлектә укырга мөмкинлеге юк. Кичке бүлек нәкъ менә белемгә сусаганнар өчен оештырыла да инде.

Анда теләсә кайсы яшьтәге кешеләр укырга керә ала. Иң мөһиме — «дини тәгълимат» юнәлеше буенча укырга теләүчеләрнең башлангыч дини белеме булырга тиеш. Әгәр мондый белеме булмый икән, әзерлек курслары узарга кирәк булачак, дип хәбәр итә РИУ матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе