Татарстан Жөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәтенең «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләренә укырга чакыра.
Мәдрәсәдә 1 июньнән 2011-2012 уку елына документлар кабул итү башланды.
Көндезге бүлеккә урта дөньяви белемгә ия ир-егетләр алына. Уку елы 1нче сентябрьдән 31нче майга кадәр, тулысынча 5 ел дәвам итә. Көндезге бүлекне тәмамлап, диплом эшен яклаучыларга югары дини белем хакында «Ислам белгечлеге» юнәлеше һәм «Ислам белгече һәм гарәп теле мөгаллиме» квалификациясе белән диплом бирелә. Өстәмә рәвештә «Умартачылык» белгечлеге турында урта һөнәри шәһадәтнамә тапшырыла. Август аенда хәзерлек сыйныфлары өчен 20 көнлек курслар үткәрелә һәм имтихан белән тест нәтиҗәсендә шәкертләр 1нче сыйныфка кабул ителә (гыйлеме туры килгән шәкертләр 2нче һәм 3нче сыйныфларга кабул ителә!).
Кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә уку вакыты — 3 ел. Бетерүчеләр «Шәригатъ фәннәре нигезләре» юнәлеше һәм «Имам-хатыйб һәм Ислам нигезләре мөгаллиме (хатын-кызларга: «Ислам нигезләре мөгаллимәсе») квалификациясе белән урта дини белем хакында диплом алалар. Читтән торып укучылар өчен елына 2 тапкыр сессия үткәрелә, дип хәбәр итә ТР МДН.
Хатын-кызлар фәкать кичке бүлеккә генә кабул ителә.
Мәдрәсәгә керүчеләр әңгәмә (собеседование) үтәргә тиешләр.
Түбәндәге документлар таләп ителә:
Гариза (мәдрәсә бланкасына тутырыла);
Паспорт копиясе;
Сәламәтлек турында белешмә (ф. 086/у);
Белем таныклыгының копиясе;
Сыйфатнамә (көндезге бүлек өчен);
Автобиография (көндезге бүлек өчен);
3х4 зурлыгындагы дүрт данә аклы-каралы фоторәсем (хатын-кызлар яулыктан).
Документлар 1 августка хәтле кабул ителә.
Мәдрәсә уку-укыту эшчәнлеген Татарстан Җөмһүрияте Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензия нигезендә алып бара.
Безнең адрес: Казан шәһәре, Мәҗит Гафури ур., 67 йорт.
Белешмәләр өчен телефон: 278-31-96