Хәзер Татарстандагы һәр ата-ана I.Hhalikov@tatar.ru электрон адресы буенча Премьер-министрның шәхсән үзенә хат юллап, балалар бакчаларына чиратка язылу буенча гозерләрен, электрон чират системасының эшчәнлегенә кагылышлы теләк-тәкъдимнәрен юллый ала. Бу хакта бүген журналистлар белән булган әңгәмәсендә Илдар Халиков үзе хәбәр итте.
Билгеле булганча, балалар бакчаларына булган чиратларны җайга салу максатыннан, Татарстанда югары технологияләргә нигезләнгән «Электрон балалар бакчасы» проекты гамәлгә ашырыла. Агымдагы елның мартыннан ул республиканың барлык төбәгендә кулланыла башлады. «Электрон балалар бакчасы» — Интернет ярдәмендә балаларны мәктәпкәчә учреждениеләргә урташтыру өчен исәпкә кую, әти-әниләрдән бу хактагы гаризаларны кабул итү буенча хезмәт. Бу хезмәттән файдалану өчен ТР Хөкүмәте порталы — prav.tatar.ru ның «Гражданнар өчен дәүләт хезмәтләре» бүлегенә керергә кирәк, дип хәбәр итә tatarstan.ru
«Балалар бакчаларына электрон чиратларның төп максаты — бу системаның ачыклыгын тәэмин итү, Бүген гражданнардан алынган мөрәҗәгатьләр бу ачыклыкның барлыкка килүенә дәлил. Һәр ата-ана бу порталга кереп, үзләренең чираты белән даими танышып бара ала. Әлеге электрон система төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең бу чиратка теге яки бу юл белән йогынты ясавына юл калдырмый», — дип белдерде Премьер-министр.
Илдар Халиков балалар бакчаларына сабыйларны электрон чиратка бастыру белән бәйле проектның шәхсән Премьер-министр контролендә булуын ассызыклады. «Әти-әниләр баласын чиратка бастырганда ниндидер гаделсезлекләр күрә икән, системага кагылышлы тәкъдимнәр кертергә тели икән, минем югарыда атап үтелгән электрон адреска хатлар юлласыннар. Мөрәҗәгатьләрнең барысын да укып чыгарга, кыска гына булса да җавап бирергә вакыт табачакмын», — дип ышандырды Хөкүмәт башлыгы. Аның фикеренчә, халыктан алынган мөрәҗәгатьләр бу системадагы кайбер җитешсез якларны, законнан читкә китү очракларын ачыкларга ярдәм итәргә тиеш. Әгәр шундый фактлар ачыкланганда, аерым тикшерүләр уздырылачак, закон чиген узган түрәләр эшеннән алыначак, дип кискәртте ул.
Илдар Халиков бүген балалар бакчаларына чиратларның бары электрон форматта гына гамәлдә булуын, башка форматларның булмавын ассызыклады. «Бу бик принципиаль. Кәгазьдәге чиратлар, параллель башка чиратлар бар диючеләр хаклы булмаячак. Татарстанда ачыклыгы тәэмин ителгән бары бер генә чират бар. Бүген Татарстанда баласы электрон чиратка куелган һәрбер әти-әни системаның тулаем ачык һәм гадел булуына ышана ала», — дип кабатлады Хөкүмәт башлыгы.