Бүген Казанның Җиңү паркында Хәтер һәм кайгы көне

Бүген Казанның Җиңү паркында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган зур чара булды. Анда Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, рәсми даирәләрдән Казан

БӘЙЛЕ
2011 Июн 22

Бүген Казанның Җиңү паркында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган зур чара булды. Анда Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, рәсми даирәләрдән Казан мэры Илсур Метшин, ТР Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әхәт Юлашев, Советлар Союзы Геройлары Сабир Әхтәмов һәм Борис Кузнецов, республикадагы төп дини даирә башлыклары һәм хәрбиләр, нахимовчылар, укучы яшьләр, Казан халкы катнашты.

Казан Яшь тамашачы театры актерлары әзерләгән «Бу хәл янә кабатланмасын өчен, булып узганнар турында без сугыш җырлары белән искәртәбез» дип аталган әдәби-музыкаль керештән соң башланган митингны ачып, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, казанлыларга мондый сүзләр белән мөрәҗәгать итте.

Моннан 70 ел элек фашистик Германия илебезгә ерткычларча һөҗүм иткәч, кешелек тарихына иң канкойгыч, иң дәһшәтле буларак кереп калачак Бөек Ватан сугышы башланган һәм 1418 тәүлек дәвамында совет халкы чарасызлык һәм батырлык, җиңүгә һәм яшәүгә өмет, авыр хезмәт, сугыш кырларында һәм тылда батырлык, кайтарып булмаслык югалтулар кичереп, Бөек Җиңүне яулап алган, дип яза tatar-inform.ru

Бүгенге көн — сугышта һәлак булган һәм яралардан үлгән, фашист тоткынында корбан киткән, тылда ачлыктан һәм югалтулардан үлгән кешеләребезне искә алу, хәтер яңарту көне. Берничә буын халкыбызның язмышын үзгәрткән, хәтта сындырган көн бу. Якташларыбызның 135 меңнән артыгы хәрәкәттәге армия составында сугыш утына кергән, казанлыларның 40 меңе өйләренә кайта алмаган. Алар арасында төрле милләт кешесе, төрле һөнәр иясе булган, ләкин аларның барысын да Ватан алдындагы бурыч берләштергән. Гомумән, шушы сугышта илебезнең 26,6 миллионнан артык кешесе корбан булган. «Ләкин беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый. Безнең батырларыбызга мәңгелек дан!» — диде мэр чыгышының соңында.

Илебезнең генә түгел, Польша, Венгрия кебек чит илләрне дә фашизм коллыгыннан азат итүдә катнашып, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Вена, Будапештны азат иткән өчен медальләр белән бүләкләнгән, 1942 елда кигән хәрби мундирын иңеннән 1976 елга кадәр салмаган, Чит телләр хәрби институты тәмамлаган һәм язучы булып танылган Владимир Смирнов исә, яшьләр колагына керсен дип, Бөек Ватан сугышы елларындагы ил өчен хәлиткеч булган вакыйгаларны, югалтуларны барлады, сугыш һәм тылдагы хезмәт ветераннарына, өлкән буынга сәламәтлек һәм рух ныклыгы теләде. «Ә сез, яшь буын вәкилләре, шуны исегездән чыгармагыз: 26 миллионнан артык кешебезнең гомере сез ирекле илдә яшәсен өчен бирелгән, һәлак булганнар истәлегенә лаек булыгыз, гомерегез бөек, ирек сөючән һәм башбирмәс халык рухы белән сугарылсын!» — дип теләде ветеран.

Митингта катнашканнардан Казан федераль университеты студенты Дина Трошина эзтабарлык эше белән таныштырды, без, яшьләр, яшәеш һәм ирекле хезмәт бәрабәренә гомерләрен корбан иткәннәр алдында баш иябез, диде. Дан һәм Батырлык символы итеп, Татарстан башкаласы күгенә кызгылт сары һәм кара төстәге күп санлы һава шарлары күтәрелде — аларны яшьләр берьюлы очыртып җибәрде.

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар турында хәтер яңартырга билгеләнгән бер минут тынлыктан соң, халык ташкыны, Җиңү паркы түрендәге Мәңгелек ут янына кандай кызыл чәчәкләрен салу өчен, чиратка тезелеп агылды, Казан гарнизоны хәрбиләре утлы коралдан 3 тапкыр залп бирде. Мәңгелек уттан шәмнәргә ут элдереп, яшьләр иҗтимагый оешмаларының бер төркем кызлары һәм егетләре М.Горький исемендәге мәдәният һәм ял итү үзәк паркындагы Мәңгелек утка таба җәяүләп юл алды, шул рәвешле, республика яшьләре «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кушылды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе