Бүген Җир шарында яшәүчеләрнең 20 процент өлеше көнен бары тик 1 доллар белән генә үткәрә, ә 40 проценты 2 доллардан артык акча туздыра алмый. Әйе, бер телем икмәккә тилмергән вакытлар ачлыкта, Бөек Ватан сугышы заманында гына түгел, хәзер дә бар. Хәерчелектән, эшсезлектән интегүчеләр, башлыча, ислам илләрендә. 170 мөселман дәүләте арасыннан бары тик 5ендә генә халык азмы-күпме шөкер яши, дип яза Интертат.ру
Ә уйласаң, исламда фарыз булган биш гамәлнең берсе — зәкәт. Ягъни байларның мохтаҗ милләттәшләренә үз акчаларыннан өлеш чыгаруы. Намуслы һәр мөселман бу таләпне үти. Ләкин хәерчелек ни өчен елдан ел үсә генә? Әйтик, 2009 елда Согуд Гарәбстанында зәкәттән генә дә 17 млрд.доллар акча җыелган. Бу акча кая китә? Ни өчен урта хәлле кешеләр бетә бара?
Белгечләр әйтүенчә, алга таба социаль катламнар арасында киенренкелек көчәячәк кенә. Аның нигезендә гражданнар сугышы килеп чыгуы ихимал. Хәлне хәйрия эшләре белән генә туктатып калырга мөмкин? Ләкин ул бүген нигә нәтиҗәле эшләми?
Бу мәсьәләләр 21 июнь көнне Кazansummit-2011 ислам финанслары саммиты кысасында узган хәйриячелек форумында күтәрелде. Бөтендөнья мөселман филантроплары конгрессы генераль директоры Тарик Чима сүзләренә караганда, хәйрияче беркемне дә тән төсе, милләте буенча аермый. Шуңа максатыбыз уртак булырга тиеш. Кемгә нинди ярдәм кирәк икәнен яхшы аңлап, аны дөрес юнәлештә эшләтү мөһим.
Әйтик, Дагыстанда хәйрия эшләре белән шөгыльләнүче Тимур Гаҗиҗараев фикеренчә, күпләр хәйриячелекне хобби, пиар кампания кебек кенә кабул итә. Балаларны акчага бәйле ясап, аның киләчәктә кем буласына исе китми. «Акчаның җиңел юл белән керүенә ияләнеп, бала соңрак җинаять юлына басса?», — ди «Созидание» фондының Махачкаладагы филиалы җитәкчесе.
«Мөселман хәйриячеләре бар. Ләкин зәкәт акчалары мәчет салдыру, дин кардәшләрен хаҗга җибәрүдә туктап кала. Балаларны дәвалау, белем бирү проблемасы да бар бит», — ди Тимур әфәнде. Бүген Дагыстанда ярлылар шактый күп. Ришвәт тә чәчәк ата. Баласын дәвалар өчен ата-ана хәттә йортын да сата... Белем алу турында әйтәсе дә юк.
Шуңа да форумда катнашкан белгечләрнең күбесе әлеге эштә заманча технологияләрне эшкә җигәргә — аз керемле, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрне исәптә алырга тәкъдим итте. Чөнки, Җиһангир Ишбилир әйтүенчә, ярдәм кемгәдер вакытында күрсәтелми, икенчесенә артык күп килә. Шул ук вакытта башка урынннарда сабыйлар ачтан үлә.
Ислам дөньясының коммерцияле булмаган оешмалары берлеге координаторы (UNIW(Төркия) хәйриячелек өлкәсендә белемне арттырырга, аудиторияне өйрәнергә һәм эшне җайга салырга тәкъдим итә.
Ярдәм күргәч, соңыннан әзергә бәзер утырмасын өчен, белгечләр филантропия системасын үстерергә тәкъдим итә. Ул хәйрия төшенчәсеннән киңрәк. Билгеле бер кешегә булышу гына түгел, аны үз көен көйләргә, икмәк табарга юнәлтүне күздә тота.
Авыр атлап булса да, бүген хәйрия эше үсеп килә. Ләкин аның адымнары җитди. Бу эш башында торучыларның эше нәтиҗә бирсен иде. Сөекле пәйгамбәребеә дә: «Әгәр дин кардәшеңә ярдәм итсә, Аллах Тәгалә үзе ярдәм күрсәтер», -дигән бит.