Чаллы ипподромында ишәкләр узышы оештырылды

Чаллы сабан туена яңалык керде. Бу көнне бәйрәм уңаеннан шәһәр ипподромында ишәкләр узышы оештырылды. Йөзләрчә ел барган сабан туйларының үз йолалары,

БӘЙЛЕ
2011 Июн 22

Чаллы сабан туена яңалык керде. Бу көнне бәйрәм уңаеннан шәһәр ипподромында ишәкләр узышы оештырылды.

Йөзләрчә ел барган сабан туйларының үз йолалары, гадәтләре, кагыйдәләре бар. Әлеге милли бәйрәмдә элек-электән йөгереш, капчык сугышы, аркан тартыш, баганага менү, ат чабышы, көрәш кебек көч сынашулар булган. Еллар узган саен аларга яңалары өстәлә.

Атлар чабышы — һәр сабан туеның бизәге. Менә Чаллы җирлегендә чабышкы атларның көндәшләре барлыкка килде — узышка ишәкләр чыкты. Әлбәттә, ишәкләр юртаклар белән ярышырга чыкмады. Атлар җайдаклары белән бергә элеккечә узышты. Шушы чабышлар тәмамлангач кына, ипподромга ишәкләр чыкты.

Ишәкләргә балалар атланган иде. Сабан туеның үзәк мәйданында кызып-кызып бил алышкан, көлешә-көлешә чүлмәк ваткан бер вакытта, мәйданнан ике-өч чакрым читтә, ишәкләр узышы башланды.

Ярыш алдыннан ишәкләрнең берничәсе узыш сызыгына барудан баш тартты, киреләнде. Аларны арттан этеп, алдан тартып дигәндәй, тиешле урынга китереп җиткерделәр. Ярыш башлангач та, ишәкләр төрле якка таралышты. Кайсы туры, кайсылары уңга-сулга китте, берәүләре артка бара башлады. Халык, аеруча балалар, егыла-егыла көлде, дип яза azatliq.org

Ишәкләр бәйрәм ямен бозмаган

Ишәкләр ярышы хакында бәйнә-бәйнә сөйләүнең беркадәр сәбәпләре бар. Бу тамашаның сабан туе көн тәртибенә кертелүе мәгълүм булгач, мондый фикерләр ишетелде: «Ни өчен татарның зур бәйрәменә ишәкләрне чыгаралар, аларны катнаштыралар? Бу татар бәйрәмен мыскыллау булып тора бит».

Ярыш тәмамлангач, без тамашаны күзәткән берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.

«Бу ярыш балаларга тәрбия бирә. Хайваннарны яратырга өйрәтә. Әнә бит, кечкенә балалар әти-әниләре белән дәррәү кул чапты. Алга таба да шулай матур узсын», дигән теләкләрен җитерде ишәк ярышын күзәтүчеләрнең берсе булган Зөфәр Халиков.

Ишәкләргә атланып узышкан кызчыклар да тамашадан канәгать.

«Ишәктә чабу — искиткеч! Атларга караганда акрын чабалар, ләкин бик күңелле», диде «Торпедо» кушаматлы ишәктә соңгы урыннарның берсен алган Вика Полукти.

Татар өчен ят булган ишәкләр узышыннан ризасызлык белдерүчеләр күренмәде. Сабан туеның әлеге мизгелен күрмәсә дә, «Мондый тамашалар халыкка, аеруча балаларга бик кирәк. Аларда хайваннарга карата йомшак хис уяна», дип үз фикерен белдерде балалар язучысы Рәшит Бәшәр.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе