Бәшәр Әсад бүген сәяси тоткыннарга яңадан илкүләм ярлыкау булачагы турында белдерде

Сүрия президенты Бәшәр Әсад бүген сәяси тоткыннарга яңадан илкүләм ярлыкау булачагы турында белдерде. Бу соңгы өч атна эчендә икенче ярлыкау инде. Әсад

БӘЙЛЕ
2011 Июн 22
Сүрия президенты Бәшәр Әсад бүген сәяси тоткыннарга яңадан илкүләм ярлыкау булачагы турында белдерде. Бу соңгы өч атна эчендә икенче ярлыкау инде.

Әсад сүзләренчә, әлеге ярлыкау алдагылары белән чагыштырганда күпкә киң күләмдә булачак. 20 июньгә кадәр гаепләнгәннәр кичереләчәк. 

Әсад үзенең кичәге чыгышы вакытында илдә реформалар үткәрергә һәм оппозиция белән сөйләшүләр башларга вәгъдә итте. Аңа кадәр күп айларга сузылган протест чараларын иминлек көчләре бастыра килгән иде.

Оппозиция президент вәгъдәсе белән килешмичә, кабат Әсадның хакимияттән китүен таләп итте.

Әсад яклылар, үз чиратларында, бүген ил башкаласы Шәм-Шәрифтә, Алеппода һәм башка калаларда меңнәрчә кеше катнашында президентны яклау чаралары үткәрде, дип яза азалык.орг

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе