2-11 июнь көннәрендә Аргентина башкаласы Буэнос-Айрес шәһәрендә Рус теле һәм әдәбияты көннәре узды. Чараларда Татарстан Республикасыннан Татарстанның халык шагыйре, Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин катнашты, дип хәбәр итә Татар-Информ
Рус теле һәм әдәбияты көннәре кысаларында Аргентинаның мәртәбәле белем бирү учреждениеләренең берсе булган Гете көллиятендә Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган презентация үтте. Проект РФ дәүләт милли сәясәте концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында әзерләнде.