Хөрмәтле дуслар! Сезне әлеге тантаналы чара — Идел болгарлары тарафыннан Ислам кабул ителгән истәлекле көн белән тәбрик итәм.
Мең елдан артык тарихы булган бу вакыйга илебездәге бик күп халыкларның дини традицияләренә нигез салган, мәгариф һәм мәдәниятнең алга китешенә куәтле көч биргән, кешеләрне уртак гуманистик кыйммәтләргә берләштергән. Дөньяви диннәргә хас булган толерантлык идеаллары, бер-береңә карата ихтирам һәм яхшы мөнәсәбәт элек-электән безнең дәүләтне ныгытып кына калмады, бердәм Россия милләтен формалаштыруга да ярдәм итте.
Миллионлаган мөселманнар яшәгән хәзерге Россиядә яңа мәчетләр торгызу, ислам мәдәнияте һәйкәлләрен яңартып төзү, сыйфатлы дини гыйлемне киңәйтер өчен барысы да эшләнелә. Традицион ислам вәкилләренең гражданлык татулыкны һәм җәмгыятебездәге халыкара килешүләрне тәэмин итүләрен без югары бәялибез. Әлеге тантаналы чарада катнашучыларның барысына да уңышлар, Татарстан халкына — тынычлык һәм республиканың алдагы көннәрдә дә чәчәк атуын телим.
Д. Медведев
dumrt.ru