ТР ислам финанс инструментларын куллану мәсьәләсендә Малайзия тәҗрибәсен кулланырга ниятли

Малайзия — ислам финанслары өлкәсендә лидер һәм Татарстан Республикасы ислам финанс инструментларын куллану мәсьәләсендә әлеге ил тәҗрибәсен кулланырга ниятли. Бу хакта

БӘЙЛЕ
2011 Июн 21

Малайзия — ислам финанслары өлкәсендә лидер һәм Татарстан Республикасы ислам финанс инструментларын куллану мәсьәләсендә әлеге ил тәҗрибәсен кулланырга ниятли. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Малайзиянең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Дато Зайнол Абидин Омар белән очрашуда белдерде.

Очрашу Ислам бизнесы һәм финанслары буенча ΙΙΙ Халыкара саммит — Kazansummit-2011 кысаларында узды, дип хәбәр итә president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Малайзия илчесенә саммитта катнашуы һәм Татарстан Республикасына килүе өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты Малайзиядә булганнан соң ил җитәкчелегенең чит ил инвесторларын җәлеп итү, Малайзия дәүләт идарәсе һәм ислам банкингы кысаларында проектлар гамәлгә ашыру алымнары хакында яңа һәм файдалы мәгълүмат белдек дипбелдерде. Бу мәгълүмат Татарстан тарафыннан файдаланырга тиеш һәм без Малайзия тәҗрибәсен төрле юнәлешләрдә дә өйрәнәчәкбез.

Татарстанда күптән түгел булдырылган структура — ТР инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе итеп Линар Якупов билгеләнде, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул Малайзиядә югары белем алган һәм бу илдә 10 ел яшәгән.

Үз чиратында, Малайзиянең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Дато Зайнол Абидин Омар билгеләп үткәнчә, бүген Россия Федерациясе белән Малайзия арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнашты, ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек өчен аларны ныгыту, яңа мөмкинлекләр табу зарур. «Татарстан Россиянең актив үсеш алучы төбәге буларак, Малайзия өчен Россия мөмкинлекләрен өйрәнү һәм аның базарына чыгу өчен яхшы мәйданчык булырга мөмкин», — диде Дато Зайнол Абидин Омар.

«Татарстанның Малайзия белән мөнәсәбәтләрен үстерергә һәм ныгытырга ниятләвен күрәбез», — дип белдерде илче әфәнде. Моның өчен мөмкинлекләр бар һәм алар артачак дип белдерде ул.

Дато Зайнол Абидин Омар сүзләренә караганда, Малайзия белән Татарстанның мәгариф өлкәсендә яхшы перспективалар бар. «Әлегә Татарстан вузларында Малайзиядән ике студент кына белм ала, без аларның санын арттырырга ниятлибез», — диде ул.

Инвестиция эшчәнлегенә килгәндә, Малайзия Татарстан Республикасы территориясендәге проектларны гамәлгә ашыруда катнаша. «Инвестиция проектларына без керткән өлеш зур түгел, киләчәктә бу эштә актив катнашырбыз дип ышанам», — дип ассызыклады Дато Зайнол Абидин Омар.

Очрашуда Малайзия делегациясе вәкилләре Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итүнең өстенлекле берничә юнәлеше хакында сөйләде. Аерым алганда, Казан хәләл хаб белән хезмәттәшлек итү, шулай ук Чаллы хәләл продукциясе белән тәэмин итүне оештыру.

Малайзия делегациясе вәкилләре бөтен юнәлешләр буенча эш алып бару өчен Татарстан-Малайзия эшлекле советын булдыру тәкъдимен белдерде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе