Берничә дистә ел элек кенә Болгарга, Россия мөселманнары үзәк Диния нәзарәте рәисе мөфтий Тәлгать Таҗетдин әйткәнчә, качып-посып кына җыелалар иде. Хәзер исә елга бер тапкыр булса да татар мөселманнары өчен бирегә килеп китү үзе зур изге гамәл кылуга әйләнеп бара. Ә бабаларыбызның Ислам динен кабул итүләрен билгеләп үтү рәсми төсмер алды, дип яза Интертат.ру
18 июньдә 20 нче тапкыр уздырылган Изге Болгар җыены Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче меңәрләгән милләттәшләребезне җыйды. Башка еллардан аермалы буларак, быел аларга алданрак килү мөмкинлеге дә чыкты. Бердән, 15 ендә башланып, Изге Болгар җыенында катнашу белән тәмамланган дин әһелләренең икенче форумы моңар сәбәпче булды. Белгәнебезчә, әлеге чарада 900 гә якын милләттәшебез катнашты. Икенчедән, Болгарда палаткалар аланлыгы ачылу өстәмә шартлар тудырды. 17 июнь кичендә ерак төбәкләрдән килгән йөзләп кунак палаткаларда төн кунган.
Изге Болгар җыенын ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе дә халык күп җыелуга игътибар юнәлтте. «Бүгенге көндә, әлбәттә, шушындый җиребез бар дип шатланабыз, сокланабыз. Бирегә килә алабыз. Күреп торасыз, палаткалар корылды... Бу кадәр кеше булырмы дип уйлаган идек. Бик күп кунакларыбыз читтән килгән. Болгар җире сезне көтеп тора!» — диде һәм кунакларны каршыларга дип, Болгар тыюлыгына ике автобус бүләк итте.
Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, "Яңарыш» фонды җитәкчесе Минтимер Шәймиев үз чыгышында шушы изге урынны торгызуга өлеш керткәннәргә рәхмәтен әйтте. «Киләчәктә Болгар җыены тагын да зуррак күләмдә уздырылачак. Менә бүген әле корылмаларны йөреп чыкканнан соң киңәш иттек, яхшы итеп эшләсәк, киләсе елга бу көнне без инде Болгар мәчетен һәм мәдрәсәсен ачарбыз. Һәм хәзерге буыннардан рәхмәт йөзеннән эшләнә торган һәйкәл корылманы сафка кертергә дигән теләк белән яшибез. Бу эшнең барып чыгасына безнең ышанычыбыз зур. Хәрәкәттә — бәрәкәт» — диде ул.
Бу көнгә кадәр башкарылган эшләргә килгәндә исә, җыенда сәхабәләр җирләнгән урынга билге куелды. Шулай ук чарада катнашучылар кече манараның төзекләндерелүен һәм башка мәчет, татар авылы кебек яңа корылмаларда кызу тизлектә төзелеш эшләре алып барылуына шаһит булды. Әлегә кайбер уңайсызлыклар булуы, әйтик, мөселман хатын-кызларга тәһарәт алу шартлары җитмәү вакытлыча күренеш булуга юралды.
Җыенда кул эшләре һәм хәләл товарлар ярминкәсе оештырылган иде. Күпләр мәш килеп татар халкының милли йөзен чагылдырган читекләр, түбәтәйләр сайлады, күчтәнәчкә чәкчәкләр алды. Тик барыбер, аларны читтән күзәтеп торганда, күңелгә бу көнне болай зурлап сәүдә базары оештыру кирәкме икән, дигән уй кереп калды. Бу бит берникадәр башка төсмердә уза торган Сабантуй бәйрәме түгел, ә изге урынны зиарат кылу, бабаларыбыз рухына догалар укый торган көн. Без болай да кибетләргә вакытны күп сарыф итәбез, монда килгәч булса да көнебез догалар тыңлап, укып узсын. Ә дин әһелләренә һәр таш янында вәгазьләп торсалар да артык булмас. Югыйсә анда таш сыйпап, ярыкларына акчалар кыстырып йөрүчеләр дә очырый. Шул ук, сәхабәләр җирләнгән урынга куелган яңа билгенең нигезенә үк менеп басып теләкләр тели башладылар. Ходайдан нидер сорар өчен этешә-төртешә әлеге билгене сыйпау кирәкме әллә?!
Мөселманнар, әлбәттә, җыелып намаз укыды. Кече манара тирәсенә тупланганнары Тәлгать хәзрәт артыннан кычкырып Аллаһы Тәгалә исемнәрен кабатлады. Аннары, Аллага шөкер әйтеп, юлга кузгалдылар. Хәзрәт әйткәнчә: «Болгардан кайткач та гаиләләребезгә, балалага, оныкларга, күрше-тирәләргә бу урынның рухи чаткысын ирештереп, Болгар бабаларыбызның асылына-калебенә лаек булып яшәргә язсын. Төзеклеккә, бердәмлеккә, татулыкка, изгелеккә дип ниятләдек, моннан соң да шулай яшәргә насыйп әйләсә иде».