Мәркәзебездә KAZANHALAL-2011 II Халыкара күргәзмә-ярминкәсе эшли башлады

19 июньдә мәркәзебездә KAZANHALAL-2011 II Халыкара күргәзмә-ярминкәсе эшли башлады. KAZANSAMMIT 2011 Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммиты кысасында уза торган әлеге чара 21

БӘЙЛЕ
2011 Июн 20

19 июньдә мәркәзебездә KAZANHALAL-2011 II Халыкара күргәзмә-ярминкәсе эшли башлады. KAZANSAMMIT 2011 Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммиты кысасында уза торган әлеге чара 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Өч көн дәвамында татарстанлылар һәм шәһәр кунаклары шәригать кануннары нигезендә җитештерелгән азык-төлек, косметика, сәламәтлек өчен товарлар, мөселман киеме һ.б сатып алачак. Быелгы хәләл ярминкә үзенчәлекләре, Татарстанда хәләл индустрия киләчәге хакында без KAZANHALAL проектлары җитәкчесе Илмир Илаев белән сөйләштек, дип хәбәр итә Интертат.ру.

- Илмир, ярминкәдән ни көтәсез? Ул җитештерүчеләргә, гади халыкка кайсы ягыннан файдалы?

- Проект максаты — җитештерүче, инвестор һәм кулланучыларны бер икътисади мәйданга җыю. Биредә үзара мәгълүмат алмашу, килешүләр төзү дә урынлы булачак. Быелгы күргәзмәнең үзенчәлеге — X5 Retail Group, «Бэхетле», «Эделвейс» кебек зур сәүдә үзәкләре вәкилләрен чакыруда. Алар белән элемтә урнаштырып, җитештерүчеләр үз товарын шушы кибетләрдә сата ала. Чит ил компанияләренә исә яңа, әле тулысынча үзләштерлемәгән хәләл товар базарына чыгу мөмкинлеге бирелә.

Кулланучылар өчен ярминкә киң ассортименттагы хәләл товар тәкъдим итә. Бәяләр дә күпкә арзанрак — җитештерүче күргәзмәгә үзе килә, арадашчыга мөрәҗәгать итми. Андый товар мөселманнар өчен генә түгел, хәләл ризыкны башка дин тотучылар да ярата. Чөнки шәригать кануннарына туры китереп әзерләнгән ризык намус кагыйдәләрен исәпкә ала, сәламәтлеккә зыян салмый.

- Күргәзмәдә ничә компания катнаша?

- Без күргәзмәгә 60 экпонент чакырдык. Узган елга караганда бераз күбрәк. Ләкин быел беренче чиратта сыйфат мәсьәләсенә игътибар бирәбез. Шуңа күргәзмә уза торган урынның зуррагын сайладык (күргәзмә быед Казаннның Боз сараенда ачылды).

Җитештерүчеләрнең зур өлешен Татарстан компанияләре тәшкил итә. Россия төбәкләреннән, СНГ, Көньяк-Көнчыгыш Азия илләреннән дә вәкилләр бар. Тәкъдим ителә торган товарның күбесе — азык-төлек, чөнки туклану кеше тормышында иң әһәмиятле урынны били. Аннан соң кием-салым, косметика, бизәнү әйберләре, сәламәтлек товарлары бара.

- Күргәзмә елга бер генә оештырыла. Ә менә башка вакытта хәләл товарлар (азык-төлек, кием-салым) хәләл булмаганнарыннан кыйммәтрәк тора. Бу ник алай?

- Хәләл ризык җитештерүгә аерым бер таләпләр куела. Шул сәбәпле бу процесс шактый чыгымлы һәм авыр. 19 июнь көнне KAZANHALAL ярминкәсе кысасыңда хәләл индустриягә багышланган форум узды. Анда шәригать кануннары нигезендә ясалган товарларның бәясен арзанайту проблемасы күтәрелде. Әгәр андый продукцияне алучылар артса һәм тармакка җитештерүчеләр тагын да күбрәк җәлеп ителсә, көндәшлек ярдәмендә хәләл товарларның бәясен төшерттерүгә ирешер идек.

Узган елгы күргәзмә нәтиҗәләренә карап, халыкта хәләл товарга ихтыяҗ зур дип әйтә алам. Шуңа күрә җитештерүчеләр бу өлкәгә килү белән кызыксына. Чөнки бездә хәләл бизнес белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе