Бүген Казанда Ислам бизнесы һәм финанслары буенча ΙΙΙ Халыкара саммит — Kazansummit-2011 эшли башлады. «Пирамида»да җыенны ачу тантанасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, Согуд Гарәбстаны Корольлеге Ислам конференциясе оешмасы каршында РФ нең даими вәкиле Камил Исхаков, Сәүдәне үстерү буенча Ислам үзәге генераль директоры Аллал Рашди, Бөекбританиянең Лордлар Палатасы әгъзасы лорд Нәзир Әхмәд һ.б.катнашында узды.
Казан саммиты Татарстан, аның башкаласы белән кызыксынган инвесторлар өчен капка ролен дә үти. Оештыручылар быелгы саммитның үзәк өлешен инвестиция мәсьәләләренә багышларга уйлаганнар. Шуңа аның төп чарасы — инвестиция форумы булачак.
Ислам бизнесы һәм финанслары буенча узган елгы саммитта 30 ил һәм өлкәдән вәкилләр катнашкан булса, быел тагын да күбрәк. Алар арасында мөселман дөньясыннан әйдәп баручы банкирлар һәм инвесторлар, Ислам конференциясе оешмасы каршындагы Ислам сәүдә-сәнәгать палатасы, чит ил дипломатик миссияләре, халыкара оешмалар, дәүләт структуралары вәкилләре бар.
Ислам бизнесы һәм финанслары буенча ΙΙΙ Халыкара саммит изге Корьән аятьләрен укудан башланып китте. Катнашучыларны сәламләгән Kazansummit-2011оештыру комитеты рәисе, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Ислам бизнесы һәм финанслары буенча саммитлар оештырылган шушы өч ел вакыт эчендә зур юл үтелде, дип белдерде. Аның фикеренчә, шул вакыт эчендә җыен фәнни конференциядән ил төбәкләрендәге уңай потенциалны күрсәтүче һәм Россиягә Ислам дөньясының әйдәп баручы илләреннән, башка илләрдән инвестицияләр килүгә юл ачучы тулы масштаблы икътисади саммитка үсеп җиткән. «Kazansummit-2011»нең бурычлары — Россия, БДБ, Якын Көнчыгыш һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия, Ауропа илләренең икътисади багланышларындагы стратегик перспективаларны, гамәли механизмнарны билгеләү. Шулай ук туры инвестицияләр җәлеп итү формасында файдалы хезмәттәшлек урнаштыру, Ислам финанс инструментларын эшләтү өчен тәкъдимнәр эшләү», — ди ул.
Линар Якупов ассызыклаганча, саммит беренче елларынннан ук ТР Президенты булышлыгында уздырыла. Тәүге саммит үз мәйданына 200 кеше җыйган булса, хәзер катнашучылар саны да, аларның географиясе дә арта, киңәя бара. Бу юлы форум кысаларында Татарстан, Башкортстан Республикалары, Ульяновски өлкәсе, шулай ук Беларусь Республикасы һәм Италиянең Пьемонте төбәгенең инвестиция мөмкинлекләре презентацияләнәчәк.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда Россиянең Ислам дөньясы белән якыная баруын аерым искәрттте. Аның белдерүенчә, моның берничә сәбәбе бар. Бер яктан, илнең динамик үсеше яңа базарлар, мөмкинлекләр , хезмәттәшлек юлларын эзләргә этәрә. Шулай ук мөселман илләренең халыкара аренада роле дә көчәя бара. Президент Татарстанның мөселман дөньясы белән бәйләнешләренең бай тарихы булуын, безнең төбәк бу процессның башында баруын искәртте. «Үзара мөнәсәбәтләрнең тарихи тәҗрибәсе туплану, Ислам дөньясы белән рухи якынлык, ил өчен дә файдалы. Моннан тыш, Ислам дөньясы белән хезмәттәшлек өчен Татарстанның зур икътисади потенциалы бар. Бездә халыкара инвестиция компаниясе , хәләл хаб һәм хәләл индустриаль паркы эшли. Күптән түгел ТР Инвестицион үсеш буенча агентлыгы төзелде. Бу структура инвестицияләр җәлеп итү белән дә шөгыльләнәчәк. Быел Татарстан Россиянең бизнес алып бару өчен иң уңайлы 30 төбәге исемлеген җитәкләде», — дип билгеләп үтте ул.
Соңгы вакытларда халыкара базарда Ислам финанслары белән кызыксыну арта. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, икътисад системасының көнбатыш моделе модернизацияләүгә мохтаҗ, дөньякүләм финанс кризисы шуны күрсәтте. «Икътисадны үстерүнең башка юлларын да эзләргә кирәк. Ислам финанслары традицион юлларны кысрыкламый, ул аларга альтернатива булып тора. Бүген Ислам финанс оешмалары дөньяның 75 илендә эшли. Алар мөселман илләре генә түгел. Ислам финансы активлары күләменең еллык үсеше 15 процент тәшкил итә һәм 2015 елга ул 2,5 трлн. доллар булыр дип көтелә. Уртак көч белән Россияне бу процесска җәлеп итәргә тиешбез», — ди Татарстан башлыгы.
Аның белдерүенчә, Россия вакытлар үтү белән Ислам финанслары базарында төп уенчыларның берсенә әйләнергә тиеш. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүгенге этапта Россиядә Ислам финанслары үсешнең башлангыч этабында гына. Әлегә банклар эшчәнлегенә кагылышлы законнар, салымнар салу системасы белән бәйле кыенлыклар бар. Ләкин республикада тупланган тәҗрибә аларны җиңәрлек, дип ышандырды ул.
Президент сүзләренчә, Kazansummit ның мәгънәсе елдан-ел арта бара. Аның бурычы РФ белән Ислам дөньясы арасында халыкара икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү генә түгел, ул илнең дөньяның бизнес-җәмәгатьчеленә ачык булуын һәм диалогка әзер булуын күрсәтә. Президент саммитка нәтиҗәле эш теләде. Шунысын искәртеп узу кирәк, быелгы форум кысаларында төрле өлкәләргә караган 7 килешү имзаланыр дип көтелә.
Саммитның бүгенге программасында «Яңа карарлар урыны- Россия һәм мөселман дөньясы» дигән стратегик форум, «Инвестицияләр. Хезмәттәшлек. Бизнес» дигән инвестиция форумы, «Россиядә Ислам банкингының үсеше» дигән «түгәрәк өстәл» планлыштырылган. Фикер алышулар иртәгә дә дәвам итәчәк.
Быелгы саммитка туры китереп икенче тапкыр Казан хәләл ярминкәсе дә оештырылды. Ярминкә саммит барган «Пирамида» янәшәсендә — Казан спорт сарае мәйданында эшли, дип яза tatar-inform.ru