18 июнь Болгарда Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган тантаналы чаралар узды.
Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе, республиканың Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча фондның попечительләр рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков,Согуд Гарәбстаны Корольлеге Ислам конференциясе оешмасы каршындагы Россия Федерациясе Даими вәкиле Камил Исхаков, Россия мөселманнарынң Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Украина, Румыния дин әһелләре катнашты. Шулай ук якын-тирә районнар һәм өлкәләрдән, якын һәм ерак чит илләрдән кунаклар, дин әһелләре килгән иде.
Рөстәм Миңнеханов форумдагыларга мөрәҗәгать итеп, аларны изге Болгар җирендә чын күңелдән сәламләвен белдерде. Аннан соң РФ Президенты Дмитрий Медведевның сәламләү телеграммасын укыды.
Татарстан Президенты Болгар кебек җиребез булуга соклануын белдерде. Болгарны торгызу эшен башлап җибәргәне өчен Минтимер Шәймиевка һәм төрле оешмаларга рәхмәт әйтте. «Болгар җире сезне һәрвакыт көтеп тора», — диде ул мөселманнарга. Болгар тарихи музей ядкәрлегенә ике микроавтобус бүләк итте.
Минтимер Шәймиев үз чыгышында Болгарны торгызу эшенең Республика җитәкчелеге һәм халык фатихасы белән көннән-көн алга баруын билгеләп үтте. «ТР һәм Россия Президентларының ярдәм итүе күңелебезгә хуш килә. Шушы тарихи эшкә өлеш кертүчеләргә халкыбыз исеменнән зур рәхмәт белдерәм», — диде Минтимер Шәймиев.
Ул киләсе елда Изге Болгар җыенын тагын да зуррак күләмдә оештырылачагын билгеләп үтте. Болгар мәчетен һәм мәдрәсәсен ачарга ниятләүләрен белдерде.
Минтимер Шәймиев шулай ук үз чыгышында Зөя утравында да төзекләндерү эшләре алып барылуын белдерде.
Тәлгать Таҗетдин бу көннең Ватан, милләт өчен кадере бик олы булуын әйтте. Хәзер Болгар җыены республика җитәкчелеге тырышлыгы белән бөтен халык бәйрәменә әйләнде, диде ул. «Бу бәйрәм безнең тамырларыбызга, традицияләребезгә кире кайтуны аңлата. Болгар һәм Зөянең торгызылуы белән безнең динебез дә яңара дип белдерде Тәлгать Таҗетдин.
Равил Гайнетдин исә халыкның монда килүенә шатлык хисе тоюын билгеләп үтте. «Без Болгарны яшьләргә тарихи мирас, ислам динен җиткерик дип торгыздык. Болгар җыены белән ислам динен үстерүгә өлеш керттек», — дип белдерде Равил Гайнетдин.
Бүген тантаналы чара кысаларында сәхәбәләр (Мөхәммәд пәйгамбәрнең фикердәшләре, аны якыннан күреп-белгән затлар) җирләнгән урында мемориаль истәлек билгесе куелды.
Тантаналарда катнашучылар өчен вәгазьләр һәм Коръән укылды, мөнәҗәтләр, борынгы татар җырлары башкарылды. Осталар шәһәрчеге эшләде — халык һөнәрчелеге һәм сувенир продукциясе сатылды. Шулай ук хәләл ризыклар, мөселманнар өчен кирәк-яраклар тәкъдим ителде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк: елдан-ел әлеге форумга килүчеләр саны арта, география киңәя бара. Халык телендә Изге Болгар җыены дип аталган бу чарага узган елда 26 меңнән артык кеше җыелган иде.
Җыен Болгар шәһәрчегендә 1995 елдан бирле оештырылып килә. Бу җыенны Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин нигез салган. 2005 елдан ул ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Спас муниципаль районы булышлыгы белән үткәрелә.
ТР Дәүләт Советы, бу чараның мөһимлеген истә тотып, «Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле даталары турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» ТР Законын кабул итте. Шулай итеп, 21 май Идел Болгарстаны тарафыннан Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көне һәм истәлекле дата итеп тәгаенләнде, дип хәбәр итә tatarstan.ru