Төп нәтиҗәләр:
1. 2011 елның 5 июнендә алынган мәгълүматларга караганда, «Инфо-Ислам» агентлыгы алдагы ике рейтингта беренче урынны биләгән «Татарстан-Яңа Гасыр» ны артта калдырып, тәүге тапкыр әйдәманга әйләнде.
2. «Азатлык» радиосы исә беренче бишлектән төшеп калды, аның урынын «Татар, уян!» дигән Башкортстан газетасы яулады.
3. Баллар туплау буенча да «Татар, уян!» газетасы зур үсеш күрсәтте. «еТатар», «Татарский шоу-бизнес» һәм «Интертат» шулай ук югары күрсәткечләргә иреште.
4. «Татарстан-Яңа Гасыр», «Азатлык» агентлыклары баллар саны буенча күпкә түбән тәгәрәде. Кәрим Яушев сайты үзенең укучыларын югалтуын дәвам итә.
5. Гомумән алганда, татар сайтларына керүчеләрнең саны арта бара. Гыйнвар аенда сайтка керүчеләрнең гомуми баллы 159 дип билгеләнсә, мартта бу сан 171 гә әйләнде, ә инде хәзерге чорда 209 баллга кадәр җитте.
Ихлас күңелдән котлыйбыз, мөхтәрәм җәмәгать!