Дин әһелләренең икенче форумында катнашучы «Мөслимә» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, танылган җәмәгать эшлеклесе Әлмира апа Әдиатуллина белән форумның беренче көнендә сөйләштек, дип яза интертат.ру
- Әлмира апа, форум икенче тапкыр уздырыла, юкка түгел, дип аңларга җирлек бармы?
- Узган елгы дин әһелләре форумы күңелләребездә зур күтәренкелек, ышаныч, өмет чаткылары уятты. Күпләр: «Их, тагы шушыны үткәрәсе иде», — дип ялындылар. Президентыбыз ишетте, «Үткәрәбез», — диде, Шул чакта күңелгә нур бөркелеп көч өстәлгәндәй тоелды. Менә икенче форум «Милли тормыш һәм дин» дип атала. Ул күп мәгънәне эченә ала: монда милләтне, телне, гореф-гадәтләрне саклау, хөрмәт, мәрхәмәт, барысы керә һәм дин дигән олуг төшенчәгә туплана. Форумны бик шатланып каршы алдым. Русиядә үзебезнең мәчетләребездә милли хәзрәтләребезнең хезмәт итүенә һәм аларның милләтне саклауда өлеше булыр дигән өметем бар.
- Күптән түгел Сез җитәкләгән «Мөслимә» оешмасы зурлап 15 еллыгын уздырды. Ә менә форумда мөслимәләр нинди урын тота?
- Динебезне, милләтебезнең аңын күтәрүдә мөслимәләрнең эше турында уйланып йөрдем һәм шушы көннәрдә генә Президент аппаратына фикерләремне җиткердем. Безнең монда күп кенә хатын-кызларыбыз катнаша. Алар хәзрәтнең җәмәгате булып кына түгел, үз ниятләре белән килгәннәр. Электән үк хәзрәтләребезнең җәмәгатьләре ислам диненә куәт биреп, аның алгарышына үз өлешләрен керткәннәр. Менә шушы әйберне бөтен Русия күләмендә күтәрү юнәлешендә үземнең проектларым бар. Аларны, Аллаһ боерса, Президент аппараты белән киңәшеп эшләп, тормышка ашырачакбыз. Әлегә проектларымның бөтен серләрен әйтеп бетермим...
- Шулай да, вакыйгаларны бераз ашыктырып булса да, сорыйсы килә: «Бу форумда өченчесен мөслимәләрнеке итеп уздырырга килешү күзалланмыйдыр бит?»
- «Динне дәү әниемнән өйрәнеп калган идем», — дигән кешеләр бар. Без ельярым йөреп Хатын-кызлар корылтаен үткәрдек. Ләкин бик авырлык белән, какмаган ишек калмады. Барыбер үткәрдек. Әмма ул зур яңгыраш ала алмады. Чөнки бездә хатын-кыз галәменең серләренә төшенү әле хәзрәтләребез тарафыннан да аксый. Форум бик матур идеяләрне китереп чыгарды. Алла боерса, аларны тормышка ашырырга насыйп итсен.