Бүген, ягъни 17 июньдә татар имамнары төрле секция утырышларында катнашты. «Казан» милли мәдәният үзәгендә Ф.Я. Уразаев, Әлбир хәзрәт Крганов җитәкчелегендәге «Россиядә татар мөселман инфраструктурасының үсеше» дип аталган утырыш уза,Татарстан Фәннәр академиясендә, Россия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге «Мәчет — татар халкының мәгърифәтчелек үзәге» дигән темага һәм Камал театрында, Вәлиулла хәзрәт Якупов җитәкчелегендәге «Бүгенге мәгълүмат кырында ислам дине» хакында сөйләшү булды.
«Бүгенге мәгълүмат кырында ислам дине» секциясендә Казанның «Сөләйман» мәчете имам хатибы, Казан мөхтәсибәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов доклад укыды.Хөрмәтле укучылар, хәзер шул докладны сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.
Әгуузү билләһи минәш-шәйтанир раҗиим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим.
Үзенең киң рәхмәте белән безне чорнап алган, нигъмәтләрен кызганмыйча бүләк иткән, намаз уку һәм башка гыйбадәтләр кылу белән гөнаһлардан арынуны әмер иткән, һидәятле туры юлы һәм хак дине белән Үзенең илчесен җибәргән Раббыбызга хәмед-сәнәләребез булса иде. Хак Тәгаләнең шәригатен изге Коръән китабы аша аңлатып, хәләлне хәрамнан аерырга өйрәтүче, безләргә намаз, ураза, зәкят, хаҗ хөкемнәрен төшендерүче Пәйгамбәребезгә, аның әһле бәйтенә, сәхабә-кирамнарына салават-шәрифәләребез булса иде.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) мөселманнарга кешеләрнең ачуын китермичә, йомшаклык вә хикмәт белән дингә өндәргә, аларны дәгъват кылырга кушып калдырды.
Рәсүлебезнең әманәтен үтәү йөзеннән, 2002 елда Казандагы «Сөләйман» мәчетендә эшли башлагач, без кешеләрне күбрәк дингә чакыру өчен кулай булган җомга вәгазьләреннән тыш, башка юллар, ысуллар эзләргә керештек. Аннары көнбатыштагы кайбер мәгълүмат чараларының көннән-көн күбрәк мөселманнарга яла ягулары, аларны террорчылыкта гаепләргә маташулары да күңелне рәнҗетә, йөрәкләргә шом сала иде. Менә шундый тискәре күренешләргә җавап рәвешендә, 2005 елның апрелендә безнең «Ислам info» газетасы дөньяга тәүге тапкыр аваз салды. Дөрес, бу вакыйгага кадәр «Мөселман хәбәрләре» дигән кечкенә күләмдәге җәридәбезнең берничә саны басылып чыккан иде инде. Әлбәттә, без биредә халкыбызның әле дини төшенчәләрдән ерак торуын да исәпкә алдык. Шунысын да билгеләп үтим: газетаның беренче саны ук укучыларыбызда төрлечә яңгыраш тапты. «Сөләйман» мәчетенең телефоны ул көннәрдә уттай кызу булгандыр, мөгаен. Берәүләр рәхмәт әйтеп, үзләренең уй-фикерләрен ирештерсәләр, икенчеләре, киресенчә, җитешсезлекләребезне күрсәтеп шалтыраттылар. Без бүгенге көндә аларның һәммәсенә дә Аллаһының рәхмәтләре булса иде дип телибез. Чөнки алар битарафлык күрсәтмәделәр. Газетаны «Сөләйман» мәчете басмасы буларак нәшер итә башласак та, мәхәлләбез чикләре белән генә канәгатьләнеп калмадык. Шуңа күрә исламның төп нигезләре белән беррәттән, шәһәр һәм республикада барган вакыйгалар турында тәфсилләп сөйләүне мәгъкуль күрдек. Әлбәттә, Татарстан Диния нәзаәтенең эшчәнлеген дә күпмедер дәрәҗәдә чагылдырып барырга тырыштык. Моның исә уңай һәм тискәре яклары да булмады түгел. Кайберәүләр газетабызны берара Диния нәзарәте органы дип тә йөри башлады. Әйе, чынлап та дини басмаларга ихтыяҗ аеруча зур иде ул чорларда. Тик динне дә, журналистиканы да яхшы белгән каләм ияләрен каян табарга? Аннары безгә аена бер тапкыр 10 мең тираж белән татар һәм рус телләрендә 12 битле булып чыгучы газетаны нәшер итү өчен күп финанс чыгымнары да тотарга туры килде. Үзегез беләсез, газета ул керем бирә торган өлкә түгел. Хәер, без табыш алуны максат итеп куймадык та. Ул чакларда мин мөфтинең хәйрия эшләре буенча урынбасары булганга күрә, «Ислам info» күбесенчә мәчетләрдә бушлай таратылды. Финанс мәсьәләсенә килгәндә, безгә Мәскәүдәге Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм тарихына ярдәм итү фонды хезмәткәрләре җибәргән грантларның файдасы булды. Шулай да, башлыча, газеталарыбыз «Сөләйман» мәхәлләсе халкы иганәсенә дөнья күрде. Инде шул вакытларда ук без Татарстандагы иң үрнәк һәм актив булган мәхәлләләрнең хезмәтен күрсәтергә тырыштык. Моның өчен материал туплау максатында махсус рәвештә төрле районнарга чыктык, башкаларның эш тәҗрибәсен өйрәндек, үзебезгә файдалы киңәшләр алдык. Иҗат коллективы җәмәгать башлангычында эшләде. Тора-бара газетаның даими сәхифәләре, яңа авторлары пәйда булды. Аның таралу даирәсе киңәйде. Шунлыктан, бер ел вакыт узуга без аны рәсми рәвештә терки алуга ирештек. Аннары газетага Татарстан буенча язылу игълан ителде. Аны тагын бер баскычка күтәрү, ягъни гомумроссия басмасы итү өчен бер ел вакыт кирәк булды.
2006 елдан газета юридик зат булып санала, ягъни салымнарны төгәл һәм вакытында түләп барабыз.
Татар телендә дөнья күрүче газетаның баш мөхәррире -шушы эштә күпеллык тәҗрибә туплаган, элек «Шәһри Казан» газетасында баш мөхәррир урынбасары вазифасын үтәгән, анда дин сәхифәсен алып барган Хатыйп Гәрәй. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп узу мәслихәт: Хатыйп Гәрәй 2007 елда Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан үткәрелгән Мөселман гаммәви мәгълүмат чаралары һәм нәшриятларының беренче фестивалендә җиңеп чыкты һәм хаҗга бушлай юллама белән бүләкләнде. 2008 елда исә газетабыз шул ук исемдәге фестивальдә беренче урынны яулады. Редакция абунәчеләр арасында ике тапкыр фикһ һәм ислам нигезләрен белүгә багышланган бәйге оештырды. Аның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр 2006, 2007 елларда хаҗ кылу өчен изге сәфәргә җибәрелде. Газетаны традицион таратудан тыш, бездә социаль язылу да гамәлдә. Аның кысаларында, газетабызны Татарстан шәһәрләрендә җәза үтәүче мәхбүсләр бушлай алдыра. Газетабыздагы «Язмышлар чатында», «Сорау-җавап», «Тарих», «Әдәбиятыбыз хәзинәләреннән» сәхифәләре халыкта аеруча зур кызыксыну уятты дияр идем. Хәзерге вакытта «Ислам info» 16 битле булып нәшер ителә.
Мөселманнарга дөньядан артта калырга һич тә ярамый. Торгынлык чоры булуга карамастан, без даими рәвештә эзләнергә, халыкны дәгъват кылуның яңа юлларын табарга омтылдык. Шуның нәтиҗәсе буларак, татар һәм рус телләрендә «tatar-islam.ru», «info-islam.ru» сайтлары барлыкка килде. Хәзер аларга көненә 3 мең кеше кереп, без ирештергән мәгълүматлар белән таныша ала. Тагын безнең «nikahrt.ru», «vislame.info» социаль челтәрләребез бар. Хәзер бөтен дөнья буйлап сибелгән меңнәрчә татар егетләре һәм кызлары «nikahrt.ru» сайтына кереп, анда теркәлеп, интернет аша үзара таныша һәм аралаша ала.
Соңгы вакытлардагы казанышларыбызның берсеул-»Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды каршында күзләре күрмәүчеләрнең «Нур» нәшриятын барлыкка китерү булгандыр, мөгаен. Биредә бер төркем хезмәткәрләр үзе дә күзләре буенча беренче группа инвалид Илгизәр хаҗи Хәмидуллин җитәкчелегендә сукырлар өчен Брайль системасында татарча һәм русча китаплар, «Ислам info»ның Брайльчәсен һәм аудиоверсиясен яздыру эше белән шөгыльләнә.
Билгеле булганча, безнең мәчеттә күзләре күрмәүчеләр айлык курсларда белем ала, изге Коръән китабын укырга өйрәнә. Ә «Нур» нәшрияты чыгарган продукция бездәге китапханәгә килеп язылган кешеләргә бушлай таратыла.
Тагын бер яңалыгыбыз шул: соңгы вакытларда 100 мең тираж белән русча нәшер ителүче «Восточный маркет» газетасы. Аны без күзләре күрмәүчеләрнең курсларына матди ярдәм итү максатларында чыгара башладык.
Мөхтәрәм җәмәгать! Күргәнегезчә, безнең «Ислам info» Медиа төркеме» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте хезмәткәрләре бүгенге көндә күп кырлы эшчәнлек алып барырга тырыша. Бу изге юлда бер-беребезгә булышып, ярдәмләшеп, барыбызга да Аллаһының рәхмәтенә ирешү, динебез исламны алга җибәрүдә булдыра алганча үз өлешебезне кертү насыйп әйләсә иде.
Вәгаләйкүм әссәләм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!