«Омскида мөселманнар саны уртача 200 мең чамасы. Шуның 50 меңе татарлар, калганнар казахлар. Мәчеткә килүчеләрнең 10-15 проценты, әйтик, 200ләп кешенең ун — унбише генә татар. Шуңа күрә вәгазьне русча укыйбыз», — ди Омскидан дин әһелләре форумына килгән «Хәер-Ихсан» мәчете имамы Закир хәзрәт Шәрыпов.
Гомумән, Казахстан белән чиктәш шәһәрдә барлыгы 7 мәчет эшли икән, шуның бишесе казахларныкы. Аларда дингә өндәүләр, калган икесеннән аермалы буларак, казах телендә алып барыла. «Бездә казахлар күп, бу — Омскиның үзенчәлеге. Шуңа бәйле рәвештә казах теле, мәдәнияте өстенлек ала. Бу фонда татарлар бераз югала. Мәчеткә килүчеләрнең 70 проценты булса да татарлар тәшкил итсә, әлбәттә, татарча сөйләр идем», — ди имам. Әмма алар да аңлар иде микән?! Әнә бит үзе үк әйтеп тора: «Бездә элек себер татарлары яшәгән. Революциядән соң Казаннан, Уфадан татарлар шактый киләләр. Күп кенә Казан татарлары телләрен, мәдәниятләрен югалтып казахлашкан. Тышкы кыяфәтләре казанча, ә телләре казахча».
Имам казахларга охшаган, шуңа күрә аны да татар димәссең. Русчадан татарчага күчкәч кенә икеләнү кими. Ни дәрәҗәдә аңлашырбыз икән дигәндәй, сөйләшүне татарлыкка борам. Ул үзенең әдәби татар телен белмәвен, шулай да татарча китаплар укуы хакында әйтте һәм нәселе турында үз телебездә сөйләде: «Безнең нәселебез Бохарадан. 600 еллар элек Бохарадан килеп Себердә ислам динен таратканнар. Революциягә кадәр исемнәребез татар түгел, «бухарист» булган. Бераз телдә аермалыклар бар. Әти-әнием татарча яхшы сөйләшмәгән. Мин акрын гына сөйләшәм, өйрәнәм. Татарча китаплар укыйм, вәгазьләрне аңлыйм, әмма матур иттереп татар телендә авыррак сөйләшәм».
Гарәп, казах, үзбәк, татар, рус телләрен белүче, 600 еллык нәсел тарихын онытмаган һәм бүгенге көндә рус шәһәрендә бабалары юлын дәвам итүче татар имамын «уникум шәхес» дип атасам, бер дә арттыру булмас. Ул беренче форумга, шул көннәрдә кызы туу сәбәпле килә алмаган икән. Бу юлы катнаша алуы — аның өчен зур вакыйга икәнлеге сизелеп тора.
Кунактан форумның төп темасы — «милли тормыш һәм дин» төшенчәсенә карата фикерләре белән кызыксындым. «Яңа мөфтий, яңа программалар, яңа теләкләр... Берникадәр килешмәүчәнлекләр туу да мөмкин. Чөнки бүгенге көндә «татарча ислам, традицион ислам кирәк, гарәпчә ислам кирәкми» дип кабатланыла торган сүзләр бик каршылыклы. Традицион ислам ул — мөселманнарның хакимлеккә омтылышы булмаган хәлдә проваславлар һәм мөселманнарның дус яшәве. Татарча, казахча яки русча ислам була алмый. Ислам ул, бер генә. Ә милли үзенчәлекләр булырга мөмкин, -дип саный имам. — Без, татарлар, үз телебезне, мәдәниятебене бик яратабыз. Гарәп илләреннән дин генә түгел, гарәб мәдәнияте дә килә. Телибезме, теләмибезме Ислам сәясиләшкән. Ә хәзер күп сөйләнелә торган традицион ислам сәяси түгел. Әмма мөселманнар Себердәме, Сахарада яшиләрме, барыбер аерылып торалар. Хәләл ашыйлар, үзләренчә киенәләр... Шуңа күрә монда төрле фикерләр иртәгә дә, алга таба да булачак».
Менә шушындый «уникум» татар дин әһелләре тупланып, төрле фикерләрне уртага салып сөйләшер өчен дә инде бу җыелу..., дип яза intertat.ru