Бүген иртәнге сәгать дүрттә Россия ислам университеты бинасында янгын чыккан. Уку йортының икенче катында урнашкан китапханә ишеген яндырганнар, дип хәбәр итә IslamNews мәгълүмат агентлыгы.
Янгынны сүндергәннәр. Ләкин барыбер китапханә диварлары шактый янырга өлгергән. Бу вакытта уку йортының дүртенче катында — тулай торагында каникулга китмәгән студентлар һәм җәйге сессиягә килгән читтән торып укучылар булган. Алар зыян күрмәгән.
Хәзерге вакытта биредә янгын килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау бара.
Белгәнебезчә, китапханә күптән түгел Согуд Гарәбстаны Короле бүләк иткән дини эчтәлекле китаплар белән баетылган иде, дип хәбәр итә intertat.ru