Мәскәү мэры ксенофобиягә каршы көрәшергә булган. Бу программага 110 миллион сум акча бүленгән. Лужков булдыра алмаганны Собянин булдырырмы?
Узган ел азагында Мәскәү үзәгендәге үтәмилләтчел чуалышлар бермәлгә бар Русияне дер селкетеп алды. Мондый хәлләр кабатланмасын өчендер, Мәскәү хакимияте ксенофобиягә каршы кампания башлап җибәрде. 110 миллион сумлык программа үз эченә «Расачылык белән авырма» дигән социаль реклам кампания проектын тормышка ашыруны, «түгәрәк өстәлләр» уздыруны күздә тота. Моннан тыш, милләтара мөнәсәбәтләргә бәйле интернет сәхифә булдыру, Мәскәүдә милли мәдәниятләрне саклау һәм үстерүгә багышлап, телевидениедә алты документаль фильм чыгаруны истә тота.
Мәскәү мэры Сергей Собянин канун буларак әлеге программаны узган атнада имзалады. Бу адым элекке Мәскәү җитәкчесе Юрий Лужков гамәлләреннән нык аерыла. Еш кына хокук яклаучылар Лужковны милләтара бәрелешләр булдырмау өлкәсендә бернәрсә эшләмәүдә гаепли иде.
Сәяси һәм икътисади агентлык җитәкчесе Дмитрий Орлов сүзләренчә, Манеж мәйданындагы хәлләрдән соң, хакимият ксенофобия проблемасын хәл итәргә кирәклегендә инанды, дип хәбәр итә azatliq.org
«Минемчә, Манеж мәйданындагы вакыйгалардан соң, хакимият толерантлык булдыру һәм милләтара нәфрәт мәсьәләсенә зур игътибар бирә башлады. Шуңа хакимиятләрнең бу эшләре чын күңелдәндер дип саныйм. Моны бу өлкәгә бүленгән акчаның күплеге дә раслый», ди ул.
Җырлап-биеп кенә толерантлык урнаштырып буламы?
«Сова» үзәгенең җитәкчесе Александр Верховский исә бу программаның ни дәрәҗәдә уңышлы булуын төгәлләнгәч кенә әйтеп булачак дип саный. Аның сүзләрендә бу программалар элек тә булгалаган һәм аның нәтиҗәсе ташка үлчим.
«Кайбер өлкәне алганда, бу бик үк яхшы уйланылмаган. Мисал өчен, бездә толерантлык булдыру өчен төрле мәдәни чаралар, халыкларның фестивальләрен уздыру гадәткә кергән. Миңа калса, бу толерантлыкка бернинди дә тәэсир ясамый. Чөнки кешеләр кемнедер яратмый икән, аның начар җырлавы яки биюе өчен түгел, ә башка әйбер өчен», ди ул.
Верховский сүзләренчә, программада мигрантларны Мәскәүчә яшәргә өйрәтү дигән сүзләр бар һәм ул һич кенә дә «урыс мәдәнияте» белән бәйләнергә тиеш түгел.
«Таҗикка урыс мәдәниятенә өйрәнергә кирәкми, анарга зур шәһәрдә яшәргә өйрәнергә кирәк», ди ул.