АКШ президенты Судандагы атышларны туктатырга чакыра

АКШ президенты Барак Обама, Судан һәм Көньяк Судан башлыкларын, чик буендагы Көньяк Кордофан төбәгендә атышларны кичекмичә туктату өчен, булдыра алганның барсын да эшләргә чакырды.

БӘЙЛЕ
2011 Июн 16
АКШ президенты Барак Обама, Судан һәм Көньяк Судан башлыкларын, чик буендагы Көньяк Кордофан төбәгендә атышларны кичекмичә туктату өчен, булдыра алганның барсын да эшләргә чакырды. Анда атнадан артык инде кораллы бәрелешләр дәвам итә.

Радиодан ясаган чыгышында Обама тыныч халыкның үлеменә китергән бомбалауны туктатырга кирәклеген әйтте.

Судан гаскәрләре һәм башкаласы Джуба булган Көньяк Судан төбәге хакимиятләренә буйсынган кораллы төркемнәр арасында сугыш 5 июнь көнне башланган иде.

9 июльдә Көньяк Суданның бәйсезлеге игълан ителер дип көтелә. Озакка сузылган ватандашлар сугышыннан соң 2005 елда илнең төньяк өлеше белән көньяк өлеше әнә шул хакта килешкән иде.

Көньяк Судан бәйсезлеккә ирешкәч низаг чорнап алган төбәк Хартум хакимиятендә булачак, дип хәбәр итә azatliq.org

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе