Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовны 85 яшьлеге белән котлады

Кичә Татарстан Республикаксы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовны 85 яшьлеге белән котлады. Бу чара Казан Кремлендә булды. Ветеранны котларга

БӘЙЛЕ
2011 Июн 16
Кичә Татарстан Республикаксы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовны 85 яшьлеге белән котлады. Бу чара Казан Кремлендә булды.
Ветеранны котларга ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе Әскать Сәфәров, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шафигуллин, “Татарстан Геройлары” Иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстан Республикасы сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары Иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев котлады.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабир Әхтәмовка Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды. Бу бүләк күпьеллык мактауга лаеклы хезмәте, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә шәхсән керткән өлеше, ветераннар хәрәкәтен үстерүдә һәм Татарстан Республикасы иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашуы өчен тапшырылды.
Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның исеме Мәскәүдә Покланная Гора мемориаль комплексынынң геройлар залында мәңгеләштерелгән, дип билгеләп үтте республика башлыгы. Сабир Әхтәмов – Советлар Союзы Герое исемен алган 170 татарның бүгенге көндә исән-сау булган бердәнбер кеше. Ветеран Ленин ордены, хәрби Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз һәм 20 медаль белән бүләкләнгән.
Рөстәм Миңнеханов Сабир Әхтәмовны тормышы, сәламәтлеге, киләчәк планнары хакында сорашты. “Күп хәрәкәтләнергә, дуслар белән аралашырга тырышам, - дип билгеләп үтте ветеран. – Болар барысы да хәрби рух сакларга ярдәм итә.”
ТР Президенты Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовны 85 яшьлегенә Татартсан Рсепубликасы территориясендә җитештерелгән “Fiat Albea” автомобиле бүләк итте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Сабир Әхтәмов – актив җәмәгать эшлеклесе. Казан Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты, “Татарстан Геройлары” иҗтимагый оешмасы әгъзасы, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Ветераннар советының дәрәҗәле әгъзасы.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе