Гакыйль Сәгыйровның каберенә истәлек ташы кую өчен ярдәм кирәк

29 июльдә күренекле татар шагыйре, талантлы рәссам, күп еллар Кошки районының Иске Җүрәй (Иске Фәйзулла) авылында яшәп, куллары-аяклары хәрәкәтсез килеш тешләре арасына

БӘЙЛЕ
2011 Июн 15

29 июльдә күренекле татар шагыйре, талантлы рәссам, күп еллар Кошки районының Иске Җүрәй (Иске Фәйзулла) авылында яшәп, куллары-аяклары хәрәкәтсез килеш тешләре арасына каләмен кысып, гаҗәеп шигырьләрен язган, рәсемнәрен ясаган каһарман якташыбыз Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның 71 яшендә вафат булып, туган авылы зиратында җирләнүенә ике ел тула.

Әле үзе исән чагында ук шагыйрьнең Иске Фәйзулладагы өенә ремонт ясатып, анда музей ачарга кирәклеге турында фикерләр әйтелгән иде.

Тик әлегә алар бары сүздә генә кала бирәләр. Шушы көнгә кадәр бөек шагыйребезнең кабере өстенә истәлек ташы да куелмаган.

Дөрес, Татарстан хөкүмәте, аның Мәдәният министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге бу мәсьәләне уңай хәл итәргә һәм моның өчен матди ярдәм күрсәтергә вәгъдә итәләр итүен. Шулай да бу бик озакка сузылды шул.

Бүген шагыйрьнең каберенә истәлек ташын куярга барлыгы 30-35 мең сумнар акча кирәк.

Хөрмәтле милләттәшләребез! Сезгә хәлегездән килгәнгәчә Гакыйль Сәгыйровның каберенә истәлек ташы куяр өчен акчалата ярдәм күрсәтүегезне сорап мөрәҗәгать итәргә булдык. Аннан соң шагыйрьнең йорт-музеен булдыру өчен махсус фонд ачсак та начар булмас иде. Күренекле татар шагыйре, каһарман якташыбыз Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның якты истәлеген киләчәк буыннарга җиткерү, аны үрнәк итеп кую — безнең изге бурычыбыз.

Акчагызны түбәндәге счетка җибәрә аласыз:

А.Н.О Редакция газеты «Бердәмлек» («Единство»)

443009, г. Самара, ул. Воронежская, 9

ИНН 6317008137 КПП 631901001

Р/с — 40703810054400012004

Поволжский банк СБ РФ г. Самары

К/с 30101810200000000607

БИК 043601607

Акча күчергәндә «В Фонд Гакиля Сагирова» дигән искәрмә язарга онытмагыз! Редакция адресына почта аша да җибәрергә, китереп бирергә дә мөмкин.

Сезнең мәрхәмәтлелегезгә өмет итеп, ышанып калабыз.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН, «Бердәмлек»нең баш мөхәррире»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе