Дүшәмбедән алып Бөгелмә шәһәрендә һәм районнарында мөселман балалары өчен булган лагерьлар сезоны ачылды. Бүгенге көндә Бөгелмә районнарының күп кенә авылларында, шәһәрнең Үзәк һәм Бадр мәчетләрендә балалар лагере эшләп килә. Анда йөздән артык кеше килә, бу сан алга таба артыр дип көтелә. Хәбир Ханов хәбәр иткәнчә, бу лагерьлардә тәрбияче булып күбесенчә практикантлар килә.