Татарстанда май аенда гына да 727 меңнән артык интерактив һәм электрон хезмәт күрсәтелгән

Татарстанда май аенда гына да 727 меңнән артык интерактив һәм электрон хезмәт күрсәтелгән: Интернет аша 554 меңнән күбрәк запрос ясалган, 76,3 меңнән артык электрон

БӘЙЛЕ
2011 Июн 14

Татарстанда май аенда гына да 727 меңнән артык интерактив һәм электрон хезмәт күрсәтелгән: Интернет аша 554 меңнән күбрәк запрос ясалган, 76,3 меңнән артык электрон чиратка теркәлү ясалган, 14 меңләп гариза бирелгән, 83,5 мең чамасы түләүләр башкарылган (аларның гомуми суммасы — 26,4 млн. сум).

Бүген ТР Хөкүмәте йортында республика муниципаль берәмлекләре белән берлектә видеоконференция рәвешендә үткәрелгән брифингта ТР Премьер-министры урынбасары — ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров шундый мәгълүматлар китерде. «Җыеп кына әйткәндә, күрсәтелгән электрон хезмәтләр быел гыйнвардагыдан 3 тапкырга артты, мондый хәл исә безне рухландыра», — дип хезмәттәге уңышлары белән уртаклашты ул.

Министр сүзләренчә, күрсәтелә торган электрон хезмәтләр арасында ЗАГСка гариза бирү иң ихтыяҗлысы булып кала бирә: республика ЗАГС бүлекләрендә өләнешүчеләрдән кабул итеп алынган барлык гаризаларның май аенда 62 проценты, апрельда 72 проценты электрон рәвештә бирелгән булган. Шулай ук балалар бакчасына баласын урнаштыру өчен майда чиратка язылучы ата-аналарның 54 проценты документларны электрон вариантта тапшырган, аларның 42 проценты район мәгариф идарәсенә барып та тормаган. Боларга өстәп, узган айда ЮХИДИ штрафларының 21 проценты электрон юл белән түләнелгән.

Хәзерге вакытта йорт хуҗалыкларының 93 процентына Интернет аша торак-коммуналь хезмәтләр, хисап приборлары буенча электр энергиясе өчен теләсә кайсы банк картасы ярдәмендә түләү мөмкинлеге бар: май аенда татарстанлылар 1,4 млн. сум тирәсе гомуми суммада ТКХ хезмәтләре өчен түләгән. Бүген тагын социаль ипотека өчен электрон түләүләр башкарып була, июнь ахырына кадәр газ һәм җылылык өчен түләү мөмкинлеге булдырылачак, дип вәгъдәли министр Н.Никифоров. Электрон түләүләр кабул итү сервисына тоташу өчен исә идарәче компанияләр һәм торак милекчеләр ширкәтләренә ТР Мәгъүмати технологияләр үзәгенә мөрәҗәгать итү сорала, дип хәбәр итә «Татар-Информ».

Транспорт чарасын хисапка кую һәм төшерү, аны яңадан теркәү (яңадан регистрацияләү), теркәлү билгеләрен һәм документларының дубликатын алу, транспорт белән идарә итүгә хокук таныклыгын алыштыру, техник тикшерү узу, аның халыкара сертификатын алу һәм техник тикшерү талоны дубликатын алу — республика ЮХИДИ идарәсе казанлылар өчен шундый яңа электрон хезмәтләр тәкъдим итә. Болардан тыш, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны гына түгел, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе салган штрафларны да электрон юл белән түләп, Суд приставлары хезмәте кузгаткан эшләр буенча мәгълүмат алып, бурычны каплап була. ЮХИДИ салган штрафлар, чит илгә чыгу өчен паспорт әзерләгәнгә пошлина түләгәндә, бердәм дәүләт реестрыннан күчемсез милеккә документлар, Пенсия фондына ирекле иминият взнослары күчерү, салым буенча бурычларны каплау һәм республиканың дәүләт органнарына башка төр хезмәтләр өчен акча салу, ТКХ һәм элемтә өчен түләү системаларының Visa International, MasterCard, American Club, JSB банк карталары ярдәмендә башкарып була. Дөрес, бу хезмәтләр өчен комиссия алына: 1,7 проценттан алып 2,2 процентка кадәр. Алга таба Татарстанның һәр район үзәгендә кимендә 1 инфомат урнаштыру бурычы тора, дип белдерде Н.Никифоров.

Искәртеп үтәбез: электрон хезмәтләр http://uslugi.tatar.ru/ сайты аша башкарыла.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе