Мәгълүм булганча, иртәге көннән Татарстанның район үзәкләрендә һәм авылларында Сабантуйлар башлана. Бу уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга болай дип мөрәҗәгать итте.
«Хөрмәтле татарстанлылар!
Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне милли бәйрәмебез — Сабан туе белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Татар өчен, кайда гына яшәсә дә сабан бәйрәменең символлары, традицияләре якын һәм кадерле. Сабантуйда борынгы гореф-гадәтләр, җыр-биюләр, йолалар һәм уеннар бер-берсенә үрелеп бара. Бу — рухи бердәмлекнең көчле факторы. Әлеге күңелле бәйрәм һәркемгә халкыбызның матур традицияләренә, рухи хәзинәсенә, бай һәм үзенчәлекле мәдәниятенә үз катнашын тоярга мөмкинлек бирә.
Республиканың шәһәр-авылларындагы Сабантуй мәйданнарында иң көчле батырлар очраша, мәдәният һәм сәнгать осталары чыгыш ясый, гадәттәгечә ат чабышлары уза. Бүген бу борынгы бәйрәм яше, милләте, тормыш хәле төрле булган меңнәрчә кешене үз мәйданына туплый. Моңлы җырлары, мавыктыргыч ярышлары, һәркемгә ачык һәм аңлаешлы булуы белән ул халык күңеленә хуш килә.
Узган елгы корылык һәм катлаулы кышка карамастан, авыл хезмәтчәннәре терлекләр санын саклап калдылар, язгы кыр эшләрен бердәм башкарып чыгып, 2011 ел уңышына яхшы нигез салдылар. Шуңа күрә Сабантуйда, милли гадәт буенча, көрәш батырлары белән беррәттән, аеруча зур тырышлык куйган авыл хезмәтчәннәрен дә данлыйбыз.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай елы уңаеннан, быел Сабантуй мәйданнарында аның туган җиргә, халкыбызга багышланган ихлас шигырьләре еш яңгырар дип ышанам. Нәкъ менә рухи мираска һәм хезмәт кешесенә карата сакчыл һәм кайгыртучан мөнәсәбәт Татарстанның социаль, мәдәни иминлегенең һәм алга таба иҗади үсешенең нигезе итеп күзаллана.
Быелгы Сабантуй барыбызның да күңелләрен күтәрсен, яшәү дәрте бирсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын!
Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет һәм муллык телим!»
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Чыганак: "Татар-информ".