Бүген Казандагы «Сөләйман» мәчетендә кызлар өчен мөселман балалары җәйләве ачылды. Шунысын билгеләп узу мәслихәт: «Сөләйман» әһелләре мондый лагерьларны инде 8 ел буена үткәреп килә. Мәсәлән, узган елда күзләре күрмәүче, начар күрүче һәм сәламәт балалар 20 көн буена бергәләп ял итте.
Быел да лагерь ике сменада: 10 июньнән 24енә кадәр кызлар өчен, 1 июльдән 20сенә кадәр малайлар өчен узачак. Димәк, кызлар «Сөләйман»да-ике атна, ә малайлар 20 көн ял итәчәк. Һәр сменадагы тәрбиячеләр тәҗрибәле педагоглардан тора. Малайларның һәм кызларның ялы шәригать кушканча, ягъни аерым үткәрелә. Шул үзенчәлектән чыгып, тәрбия планына да үзгәрешләр кертелә.
Дәресләр барышында балаларда югары әхлак сыйфатлары тәрбияләнә. Биредә исламның нигезен тәшкил итүче әдәп-әхлакка аеруча зур әһәмият бирелә.
Мисаллар ярдәмендә мәчеттә балаларга ата-анага, туганнарга, күршеләргә, мөселманнарга, укытучыларга ни рәвешле дөрес мөнәсәбәттә булу турында өйрәтелә. Смена буена аларга биредә алган белемнәрен кулланырга һәм үстерергә мөмкинлекләр барлыкка китерелә. Ягъни балаларда ягымлылык, рәхмәтле, намуслы, гадел булу, тыйнаклылык, өлкәннәрне хөрмәт итү, аларның хәлен аңларга тырышу кебек сыйфатлар тәрбияләнә.
Көн тәртибе
8.00-йокыдан тору, юыну, тәһарәт алу, иртәнге физик күнегүләр. 9.00-иртәнге аш. Аннары 12.00гә хәтле Коръәнне укырга өйрәнү, төрле лекцияләр, гамәли дәресләр булып узачак. Боларның һәммәсе дә мәдәни программа белән үрелеп барачак. Өйлә намазыннан соң-төшке аш. Балалар 2 сәгать йоклап алгач, төрле түгәрәкләрдә, урамдагы спорт уеннарында катнашачак. 18.00дә-кичке аш. Аннан соң балаларны мәдәни күңел ачу программасы, шул исәптән, мультфильмнар карау, төрле уеннар көтә. Ястү намазына кадәр илаһият белгечләре балаларга мөселманнар әхлагы, гореф-гадәтләре, ата-аналар белән мөнәсбәтләр турында сөйләячәкләр.
Мәдәни чаралар. Алар Идел буйлап сәяхәт кылудан, «Кырлай» күңел ачу паркына барудан, «Кол Шәриф» мәчетенә экскурсиядән, зоопаркка, ипподромга, дендрариумга, аквапаркка һәм башка урыннарга сәфәр оештырудан гыйбарәт булачак.