Кувәйт шәехе Хәмәд әс-Синанга «Мактаулы доктор» исеме бирелә

Бүген сәгать иртәнге унда, Россия Ислам университетының конференция залында Кувәйт шәехе Хәмәд әс-Синанга уку йорты һәм Татарстан өммәте үсешенә керткән

БӘЙЛЕ
2011 Июн 09

Бүген сәгать иртәнге унда, Россия Ислам университетының конференция залында Кувәйт шәехе Хәмәд әс-Синанга уку йорты һәм Татарстан өммәте үсешенә керткән хезмәтләре өчен «Мактаулы доктор» исеме бирү тантанасы уза.

Кувәйт ислам фәненә ярдәм фонды күп еллар дәвамында Татарстан мөселманнарына төрле чаралар уздыруда, оештыруда зур булышлык күрсәтеп килә. Монда, әлбәттә, әлеге фонд җитәкчесе шәех Хәмәд әс-Синанның тырышлыгы зур, дип хәбәр итә РИУның матбугат хезмәте.

Шәех күп сандагы халыкара проектларны, хәйрия акцияләрен тормышка ашыруда катнаша. Алар арасында Коръән уку, гарәп телен белү һәм башка конкурслар бар. Шул исәптән Казандагы Россия Ислам университетында уза торганнары да шактый дип белдерә РИУ матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе