Бүген «Мәрҗани» мәчетендә Казан имамнарының гомуми җыелышы булды. Андагы көн тәртибендә Татарстан башкаласы мөселманнары өммәтенә кагылышлы мөһим мәсьәләләр күтәрелде.
Җыелыш алдыннан күптәнге күркәм гореф-гадәт буенча «Шамил» мәчете имам-хатибы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов Коръән укыды, аннары имам-мөхтәсиб Мансур хәзрәт Җәләлетдин багышлау догасы кылды.
Соңрак Мансур хәзрәт мәчеткә җыелган дин әһелләрен ТҖ МДНдә булып узган пленумның нәтиҗәләре белән таныштырды. Биредә дини әдәбият мәсьәләсе дә күтәрелде. 18 июньдә үткәреләчәк «Изге Болгар җыены»н оештыру турында да сүз булды.
Җыелышның барышында имамнар Казанның Һади Такташ урамында мөселман балалары бакчасын төзүгә һәм ачуга ярдәм итү турында Татарстан Президентына мөрәҗәгать әзерләделәр.
Җыелышта мәчетләрдә балалар лагерьларын үткәрү турындагы мәсьәлә дә күтәрелде.
Биредә имамнар Казан мөхтәсибәте каршында ачылган яңа бүлекләр белән дә таныштылар. Яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе итеп -«Ризван» мәчете имамы Алан хәзрәт Панарин; фән һәм мәгариф бүлегенә-Казан Ислам көллияте проректоры Нияз хәзрәт Сабиров; дәгъват һәм пропаганда бүлеге җитәкчесе итеп «Сөләйман» мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов билгеләнде.
Башкала имамнары алдында Казан казые Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов, Президент аппаратының дини оешмалар белән хезмәттәшлек һәм шәһәр мэриясе вәкилләре чыгыш ясады.