E.Coli бактериясеннән үлүчеләрнең саны 25кә җитте

E.Coli бактериясе белән авырып үлүчеләрнең саны 25кә җитте. France-Presse хәбәр итүенчә, 31 майда һәм 1 июньдә Түбән Саксониядә бу куркынычлы авырудан

БӘЙЛЕ
2011 Июн 08

E.Coli бактериясе белән авырып үлүчеләрнең саны 25кә җитте. France-Presse хәбәр итүенчә, 31 майда һәм 1 июньдә Түбән Саксониядә бу куркынычлы авырудан хәлләре начараеп китеп, ике хатын-кыз үлгән иде. Хәзер исә бу чир белән интегүчеләрнең саны ике меңнән артып китә.

Европа комиссиясе Европа Берлеге илләрен әлеге авыру турында хәбәрләр сәбәпле яшелчә сатып алу кимүдән зын килгән фермерларга ярдәмгә 150 миллион евро бирергә чакырмакчы.

Германия хакимиятләре бактерия чыганагы әлегә билгесез дип белдерә. Башта бактерия кыярлар белән таралган дип фаразланса, соңрак шыттырылган ногыт борчаклары белән таралган булырга мөмкин дип уйланылды дип хәбәр итте "Азатлык. орг" агентлыгы.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе