«Муслим.Ру» агентлыгы хәбәр итүенчә, ел саен федераль программа нигезендә, ислам тарихын һәм мәдәниятен тирән өйрәнү белән шөгыльләнүче белгечләр әзерләнәчәк. Казанда бу эш Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты әһелләренә йөкләнде.
Быел шулай ук бюджет хисабына 10 урын бүленеп бирелде. Мондый белгечлекләр билгеләнде: педагогик белем (татар теле һәм әдәбияты), гарәп теле (ислам тарихын һәм мәдәниятен тирән өйрәнеп). Белгечлекнең коды-050100.62. Анда 5 ел буена белем алырга кирәк.
Абитуриентлар «Табигать белеме»ннән, «Рус теле»ннән, «Туган тел (татар)»дән имтиханнар тапшырачак яисә тест сорауларына җаваплар бирәчәкләр.
Бу белгечлекне алырга теләүчеләр ТҖ МДНнең мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итергә тиешләр.