Әгерҗедәге төзекләндерү эшләрендә Татарстанның 34 районыннан 870 кеше катнаша. Удмуртиядәге хәрби складның шартлавыннан соң, кичәге көнгә Әгерҗенең торак фондына кергән биналарның 70 % ы инде төзекләндерелгән. Бу эш әле бүген дә дәвам итә.
Исегезгә төшерәбез: районның үзәгеннән 10 чакрым ераклыкта шартлау булганнан соң, Әгерҗедәге 2350 корылманың тәрәзә пыялалары коелып төшкән иде. Гомумән алганда, 4 меңнән артык тәрәзә блоклары һәм 14 мең кв. метр пыяла ватылды.
Татарстан Хөкүмәте күргән ашыгыч чаралары нәтиҗәсендә, шәһәрне төзекләндерү эшләре инде узган җомгадан ук (3 июньдә) башланды. 6 июньнән исә Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлегенең социаль корылмалары һәм хакимият органнары элеккеге режимда эшләргә кереште дип хәбәр итте «Татар-информ».