Кичә, Европада беренче буларак, бельгиялеләр кояш батареясында йөри торган поездның уңайлыкларын сынап карады. «Париж — Амстердам» маршруты буенча пассажирларга хезмәт күрсәткәндә шушы поезд экологиягә зыян китерми, дип хәбәр итә «France-Presse» агентлыгы.
Бельгиянең төньягында 3,6 чакрымлы тимер юл тоннелендә юл тирәли урнашкан җиһазлар кояш энергиясен поездга туплап тапшыра, шулай булгач, энергияне транспортировкалауның кирәге юк, димәк, югалтулар да юк, дип белдерә белгечләр. Шул рәвешле, 50 мең кв.м мәйданны биләп тезелгән 16 мең батарея сәгатенә 3,3 мегаватт егәрлек белән энергия туплап бирергә сәләтле. Кояш энергиясе 2 тапкыр кимегән болытлы көннәрне дә әлеге батареялар поездка 300 км/сәг тизлек белән барырга мөмкинлек бирә. «Яшел» проект 15,6 млн. еврога төшкән, ләкин бу чагыштырмача кыйммәт түгел дип бәяләнә.
Бельгиянең шушы проектны тормышка ашырган «Enfinity» компаниясе (ул 2005 елдан бирле кабат алып була торган энергия чыганаклары җил һәм кояш энергияләрен кулланып, Европа илләрендә, АКШ, Азия һәм ЮАРда проектлар эшләп тормышка ашыру белән шөгыльләнә) киләчәктә әлеге проектны АКШ һ.б. илләрдә дә гамәлгә кертергә йөз тота. Чөнки, Җирдә газ белән күмер энергияләре иң очсызы саналса да, андый төр чималлар саекмаслык һәм зарарсыз түгел, ә атом энергиясен табу бик хәтәр, шуңа күрә, кояш батареялары кыйммәт саналса да, аннан алган энергия әйләнә-тирә мохиткә һәм табигатькә зарарсыз, кулланылышта отышлы, диелә хәбәрдә дип хәбәр итә "Татар-информ".