Уфада Коръән уку ярышы үтте

Уфаның Мәрьям Солтанова исемендәге ислам көллиятендә Коръән уку бәйгесе узды. Анда балалар һәм мәдрәсәләрдә укучы шәкертләр катнашты. Чарага

БӘЙЛЕ
2011 Июн 07

Уфаның Мәрьям Солтанова исемендәге ислам көллиятендә Коръән уку бәйгесе узды. Анда балалар һәм мәдрәсәләрдә укучы шәкертләр катнашты.

Чарага йөздән артык бала килгән иде. Балалар яшьләре буенча 7-12, 12-16 яшьлек төркемнәргә бүленеп алышты.

Коръәнне яттан белүчеләр аерым ярышты. Яттан белүчеләр арасында иң яше таҗик милләтеннән булган 6 яшьлек Мөхәммәтдин Зәйнетдинов булды. Бәяләмә төркемнәрендә Мисырдан килгән белгечләр эшләде.

Бәйге ахырында җиңүчеләр билгеләнде, аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Башкортстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин сүзләренчә, бу чара елдан-ел күбрәк кешеләрне җыя.

«Коръән уку ярышы -зур бәйрәм. Анда урын алу-алмауга карамастан, катнашучы һәркем зурлауга, хөрмәтләүгә лаек. Бу -зур савап. Без бу чараны соңгы берничә елда даими үткәреп киләбез. Соңгы ике елда балалар арасындагы алышларны теплоходта үткәрдек», -диде мөфти дип хәбәр итте "Азатлык.орг" агентлыгы.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе