Татарстанда «Кабан күле хәзинәләре» дигән тулы метражлы фильмне төшерү өчен икенче пландагы ир һәм хатын-кыз рольләрен башкаручы артистларны эзләү дәвам итә. Аны төшерү быелның августында Казанда башланачак.
Исегезгә төшерәбез: бу мәсьәләдәге кастинг 17 майда башланса да, әлегә кадәр ул рольләргә берәү дә расланмаган.
Икенче пландагы ир ролендә уйный торган актер -16-18 яшьтәге татар егете, туган телен белергә, физик яктан яхшы әзерләнгән булырга тиеш дигән таләп куела. Кастингта катнашучы татар кызы исә 18-23 яшьләрендәге гүзәл зат булып, аның шулай ук туган телен камил белүе шарт итеп куела.
«Кабан күле хәзинәләре» Казан ханлыгы байлыгын эзләү хакындагы могҗизалы тарихи вакыйгага нигезләнгән. Сюжетта хәзерге замандагы ике яшь кешенең- мәскәүле Андрейның һәм казанлы Гөлнараның романтик вакыйгасы сурәтләнә. Аларның мөнәсәбәтләренә өченче яшь кеше- Рөстәм катнашып китә. Аннары мәхәббәт өчпочмагы барлыкка килә.
«Кабан күле хәзинәләре» дигән кинопроектны «Анно Домини» исемле холдинг башкарачак. Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда бу компания вәкилләре белән очрашты.
Бу компания 2000 елда әлеге өлкәдә эшли башлап, 190нан артык телесериал төшергән.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп узганча, бу кинопроект-бик мөһим гамәл. Тик монда тарихи дәлилләрне чагылдыруда сак булу, ялгышлык җибәрмәү сорала. Компания вәкилләре исә проект өстендә эшләгәндә Татарстан Фәннәр Академиясе галимнәре-тарихчылары белән киңәшүләре турында белдерделәр дип хәбәр итә «Татар-информ».