Белгечләр моны соңгы елларда табигатьнең артык җылынуы белән бәйли.
Быел Зәйдә елан чагуның өч очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә «Зәй ТВ». Элек әлеге җан ияләрен куе урманнарда гына очратырга була иде. Ә хәзер алар кешеләр еш була торган бакчаларда да бихисап. Белгечләр моны соңгы елларда табигатьнең артык җылынуы белән бәйли.
- Еланнар яз җитү белән уяна. Әлбәттә, аларны дымлы урыннарда ешрак очратырга була. Безнең якларда кара елан һәм тузбаш бар. Соңгысы кешегә куркыныч тудырмый. Ә менә кара еланга тап булсагыз, сак булыгыз, — ди районның хирургия бүлеге мөдире Магомед Мурзагов. — Әгәр дә аның белән очрашырга туры килсә, хәрәкәтсез калыгыз, якын килмәскә тырышыгыз. Еланнар беркайчан да беренче булып һөҗүм итми. Сезне күрү белән ул үзе үк качу җаен карар. Шуны да истән чыгармаска кирәк, еланнарның ис тою һәм ишетү сәләте бик түбән. Язын аларның агулары куәтлерәк була. Шуңа күрә тешләве дә иртә язда куркынычрак. Кайберәүләр еланны юк итәргә теләп, үзләре үк зыян күрә. Бу җан ияләренең хәрәкәтләре бик кискен. Кеше аңа һөҗүм итсә, ул ташланып тешләп алачагы көн кебек ачык. Тешләгән урында ике теш эзе барлыкка килә. Авырту торган саен көчәя. Баш авырта башлый. Күңел болганырга мөмкин, — ди Магомед Мурзагов.
Беренче ярдәм күрсәткәндә, зарар күргән урынны селкетмәскә тырышырга кирәк икән, югыйсә кан әйләнеше тизләтеләчәк. Авыру гел ятып торырга тиеш. 10 — 15 минут дәвамында ярадан агуны кабат-кабат суырып төкерергә кирәк (бу кешенең үзенең дә авыз куышлыгында яралар булмавы мөһим). Әлеге гамәлнең барышында еланнан кергән агуның 30 — 50 проценты тышка чыгарыла дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы.