Германия җитәкчеләре куркыныч эчәк авыруын китереп чыгаручы чыганакны эзләп таптылар. Ул- Esherichia coli (E. coli) дигән бактерия. Шуның аркасында Европада ыгы-зыгы башланды, Россия хакимияте бу төбәктән илгә яшелчә кертүне туктатты.
Бүген Франциянең Страсбург дигән каласында Евросоюзның Югары закон чыгару органының чираттагы сессиясендә нәкъ әнә шушы мәсьәлә дә каралыр дип көтелә.
ФРГда эчәк инфекциясе килеп чыгуның сәбәбе кытай борчагы (соя) үсентесеннән булырга мөмкин дип уйланыла. Германиядә инде узган атнада ук салат әзерләгәндә еш кулланыла торган кытай борчагы кәлшәсеннән файдаланмау турында рәсми кисәтү ясалды дип хәбәр итә «Яндекс.Ру» агентлыгы.