Удмуртия һәм Башкортстандагы корал арсеналлары җитәкчелеген эшләреннән азат итәчәкләр

Удмуртия күгендә корал шартлаудан барлыкка килгән аҗаган тынарга да өлгермәде, РФ Президенты Дмитрий Медведев саксызлык күрсәтүчеләрне җәзага тартырга кирәк дигән ныклы

БӘЙЛЕ
2011 Июн 06

Удмуртия күгендә корал шартлаудан барлыкка килгән аҗаган тынарга да өлгермәде, РФ Президенты Дмитрий Медведев саксызлык күрсәтүчеләрне җәзага тартырга кирәк дигән ныклы карарга килде.

Саклану министрлыгы комиссиясе Удмуртия һәм Башкортстан хәрби складларында килеп чыккан гадәттән тыш хәлгә кемнәр җавап бирергә тиешлеген инде билгеләргә дә өлгергәннәр. Болар-Саклану министрлыгының Ракета-артиллерия баш идарәсе җитәкчесе һәм Үзәк хәрби округы гаскәрләре командующие урынбасары-ракета һәм артиллерия кораллары хезмәте башлыгы.

Исегезгә төшерәбез: узган җомгада ук инде Д. Медведев саклану министры Анатолий Сердюковка Удмуртия һәм Башкортстандагы шартлаулар уңаеннан, җентекле тикшеренү үткәрергә кушкан иде. «Кемнең нәрсә өчен җавап бирүе турында миңа тәкъдимнәрегезне әзерләгез»,-диде башкомандующий аңа. Президент аннары: «Яхшылык белән аңламыйлар икән, тагын погоннарны салдырырга туры килә»,-дип тә өстәде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе