Шартлау дулкыны мәчет тәрәзәләрен коеп төшерде.
Удмуртиянең Пугачево бистәсендә урнашкан сугыш кирәк-яраклары складындагы шартлау нәтиҗәсендә Әгерҗенең ике мәчете зыян күрде.
Шартлау дулкыны мәчет тәрәзәләрен коеп төшерде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Якупов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, мәчеттә беркем дә зыян күрмәгән. Районның башка бистәләрендәге мәчетләргә шартлау дулкыны кагылмаган.