Алабуга районында яңа имам-мөхтәсиб сайладылар. Әлеге вазифага моңарчы 4 нче микрорайонда төзелүче мәчет мәхәлләсен җитәкләгән 70 яшьлек Әҗмәл хәзрәт Саматов билгеләнде.
Искәртеп узабыз, элеккеге имам-мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Ясәвиев әлеге вазифаны 7 елдан артык башкарды. Бу вакыт дәвамында ел саен малайлар һәм кызлар өчен мөселман лагерьлары оештырылды, Җәмигь мәчете биләмәсендә мәдрәсә төзелде, психоневрология интернаты, картлар йорты һәм «Космос» шифаханә-профилакториенда гыйбадәт бүлмәләре ачылды, 4 нче һәм «Танайка-2» микрорайоннарында яңа мәчетләр төзелә башлады, дип хәбәр итә «Татар-Информ» агентлыгы хәбәрчесе.