«Роспотребнадзор»ның башлыгы Геннадий Онищенконың «Интерфакс»ка хәбәр итүенчә, Россия бүгенге көннән Европаның кайбер илләреннән, барыннан да бигрәк Германиядән, илгә яңа өлгергән яшелчәләр кертүне тыйды.
Исегезгә төшерәбез: Г. Онищенко 2011 елның 30 маенда Россиягә Германия һәм Испаниядә җитештерелгән яшелчәләрне кертүне туктату турында әмер биргән иде.
«Роспотребсоюз» мәскәүлеләрне һәм башка төбәкләрдә яшәүчеләрне Европада җитештерелгән яшелчәләр кулланудан сак булырга киңәш итә, кисәтә. Германиядә, мәсәлән, мондый төр ризыкны кулланудан эчәк инфекциясе белән авырган һәм җан тәслим кылган кешеләрнең саны арта бара. Бүгенге көндә андый авырудан 14 кеше үлгән инде, дип хәбәр итә «Яндекс.Ру» агентлыгы.