Ютазы районындагы «Фәнис» мәдрәсәсендә курс эшләрен яклау чарасы үткәрелде. Аттастация комиссиясенең рәисе тарих фәннәре кандидаты, бу мәдрәсәнең директоры Марат хәзрәт Мәрданшин иде.
Дулкынлану хисләре кичерүгә карамастан, укучылар курс эшләрен уңышлы тапшырды. Ирләр һәм хатын-кызлар затыннан булган студентлар аерым чыгыш ясады. Башта-егетләр, аннары кызлар докладларын сөйләп чыкты. Башкача итеп әйткәндә, курс эшләрен яклау шәригать кануннарына туры китереп башкарылды.
Курс эшләре «Россиядә мөселман мәгарифе системасы» дигән темага язылган иде. Алар киләчәктә уку йортларында лекцияләр сөйләгәндә файдалы булыр, дип көтелә.